Чирмешән районының яшь белгече республика бәйгесендә катнашты
“Ильхан” җәмгыятенең яшь белгече Ирина Колпакова мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика бәйгесендә катнашты.
Якташыбыз - ясалма орлыкландыру операторы үзен 43 районнан килгән хезмәттәшләре арасында үзен сынап карады. Ирина Викторовнаның хезмәт стажы әле бик аз, ул “Ильхан” җәмгыятендә март аенда гына эшли башлаган. Алар бу хуҗалыкта гаиләләре белән хезмәт куя, ире – ветеринар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев