Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Чирмешәнлеләр ярты сәгатьтә берәр чиләк җиләк җыя

Халкыбыз бу атна башында урман, болыннарга ябырылды. Бик осталар хәтта ярты сәгать эчендә 5 литрлы чиләкне җир җиләге белән тутыра.

Түбән Чегодай авылы килене Вера Дәүләтшина берничә көндә ун чиләктән күбрәк җиләкне сатып та өлгергән.

-“Җиләк бизнесы”гыз уңган алайса, - дим аңарга.

-Бизнес дип инде, бу - минем өчен күңелемә ятышлы шөгыль. Үзебез күбрәк бакча җиләген ярата төшәбез, ә җир җиләген кышкылыкка бераз туңдырам, җыйганымны сатып җибәрәм, - ди Вера Сергеевна.

-Бер чиләкне кай арада тутырасыз?

- Вакытны махсус караганым бар: 5 литрлы чиләкне – ярты сәгатьтә. Табигатьне яратам, монда рәхәт, тынычланасың, - ди җиләкче.

Вера тумышы белән Шешминка авылы кызы. Ул туган авылында яшьтән үк җиләк җыеп үскән. Аны хәзер калкулыкларда, әрәмәлекләрдә җыя.

-Быел җиләк күп, кайбер урыннарда өлгермәгән генә. Берничә атна эчендә, шәт, тәмам пешеп җитәрләр, - ди якташыбыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев