Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Лашман авылыннан Рәвкать Сәлахов 93 яшендә дә “Безнең Чирмешән”не укый

Лашман авылында яшәүче 93 яшьлек тугры укучыбыз Рәвкать Сәлахов белән район газетасы редакциясендә очраштык. Ул 2025 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән”гә язылган квитанциясен алып килгән.

-Миңа әнә шул кар чистарткыч кирәк, - дип, икенче яртыеллыка газетага язылучылар арасында уйнатылачак төп призга күрсәтеп шаяртып алды Рәвкать Кәшап улы. – Хәреф таный башлаганнан бирле укыйм мин район газетасын.

Сентябрьдә 94 яшен тутыручы якташыбыз гомере буе 0туган авылы колхозында төзелештә хезмәт куйган. Ул газетада авыл хуҗалыгы, тырыш кешеләр турында укырга ярата. “Безнең Чирмешән”дә үзе хакында язылган мәкаләләр басылган саннарны җыеп та бара. Йөзне ваклаучы якташыбызның күзләре начаррак күрсә дә район газетасыннан аерылырга исәбе юк, күзлексез укый.

-Беренче битеннән соңгысына кадәр укып чыгам, район тормышын, яңалыкларын җиткерүче бердән-бер басма бит ул, - ди тугры укучыбыз. – Хат ташучының матбугат басмалары китергәнен көтеп алам. Элек район газетасы атнага ике тапкыр килсә, хәзер ул калынрак булып бер тапкыр гына чыга. Сагындырыбрак килә.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди ныклы, булдыклы, молодец кеше! Сокланам, исэнлек-саулык, озын гомер телим!