Нурлатта узган Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәмендә безнең дә район башлыгы Рамил Айбатов җитәкләгән зур делегация катнашты.
Әлеге чарада Әккәрәй, Ивашкино, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ульяновка, Иске Сережкино үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр. Биредә Ивашкино мәдәният йортының клуб берләшмәләре җитәкчесе Вера Лялякованы мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Нет комментариев