Чирмешән районы яшелчәчесенә Казанда 100 мең сум премия бирделәр
“Кудряшов С. И.” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Кудряшовны (Ивашкино авылы) ТР Авыл хуҗаҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләделәр.
Башкалада узган тантаналы чарада агросәнәгать комплексы ветеранына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм 100 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырдылар. Аннан соң авыл хуҗалыгы алдынгыларын республика Сабан туенда да хөрмәтләделәр.
Тырыш якташыбыз Сергей Ильичка 70 яшь тулды. Ул әле дә хезмәтен дәвам итә, район халкын гына түгел, тирә-күрше районнарны да бәрәңге, аш чөгендере, чәчүлек суган белән тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев