Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Бәркәтә авылыннан Зөфәр Бәдгетдиновның өй тирәсе иртә яздан ук чәчәкләргә күмелә

Бәркәтә авылында матур, төзек йортлар байтак. Шулар арасыннан берсе үзенә аеруча җәлеп итте. Зөфәр Бәдгетдиновның өй тирәсе иртә яздан ук чәчәкләргә күмелгән.

Төрле төстәге пенунияләр йорт каршын бизәп тора, пионннар чәчәккә төймәләнгән, биредә алардан башка чәчәкләр дә бик күп.

-Мин аларның күбесенең исемнәрен дә белмим, күпьеллыклары да бар, - ди Зөфәр Зәкәрия улы. – Петуния үсентеләрен сатып алдык, аларын кызым белән килен утыртып бирде. Җирен әзерлим, чүбен утауны, төпләрен йомшартуны, су сибүне дә үзем башкарам.

63 яшьлек якташыбыз ялгызы гына яшәсә дә, барына да өлгерә. Чәчәк төбендә бер чүп үләне юк, капка төбендә дә, ишегалдында та тәртип, заманча итеп эшләгән йорты - урамга ямь.

-Матурлыкны яратам, бу яшьтән канга сеңгән, әти-әнидән килгән гадәт, - ди 32 ел себер якларына йөреп эшләгән якташыбыз. – Тик торырга яратмыйм, үсентеләр алып барып эш урынында да үстерә идем.

Уңган хуҗа бакча тутырып яшелчә үстерә, томат үсентеләре дә үзенеке. Ул ел саен ике үгез симертә, тавыклары да бар, бройлерлар үстерә.

-Печән эзләп ерак та йөрергә түгел бит, хәзер кая карасаң да мал азыгы, - ди хуҗа.

Якташыбыз 2015 елда, пенсиягә чыккач, төп йортка кайтып яши башлый, шул гомер эчендә туган нигезен тулысынча яңарта, матурлый.

Марат Гомәров фотолары һәм  видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев