Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Әккәрәйдән Васильевлар – күп балалы гаилә

Әккәрәй авылында гомер итүче Василий һәм Алевтина Васильевларның йортлары бала-чага тавышыннан гөр килеп тора. Әле апрель аенда гына өч улларына иптәшкә сеңелкәш алып кайтканнар.

Көтеп алынган, тансык кызга Галя исеме биргәннәр. Галя гаиләдә дүртенче булса, Әккәрәй авылында быел туган беренче сабый.

-Кызыбыз 7 апрельдә 3610 граммлы, 55 сантиметрлы булып дөньяга килде. Безне һәм абыйларын куандырып үсә. Исемен мәрхүмә әнием хөрмәтенә бирдек, - диде Алевтина Юрьевна. – Әтиләре вахта ысулы белән эшләгәндә булышырга улларыбыз бар. Артем – 5, Иван – 3, Матвей 1 нче сыйныфка бара. Дүрт баланы күп дип санамыйбыз, Аллаһыга шөкер, тәэмин итәргә мөмкинлегебез бар.

Васильевларның ике катлы заманча өйләрендә урын барысына да җитә, һәр баланың үз почмагы. Яшь гаилә 2019 елда йорт төзеп керә.

Әккәрәй егете белән Аксубай районы кызы Яр Чаллы шәһәрендә танышып гаилә коралар. Тик аларны туган як үзенә тарта, Әккәрәйгә Василийның туган йортына кайтып төпләнәләр. Әниләре белән яшәп, үз куышларын булдыралар. Василий үзе төзүче, осталар эзләп йөрмиләр, уңган йорт хуҗасы барын да үзе башкарган.

Васильевлар абзарларында сыерлар, бозаулар, дуңгызлар асрыйлар, бакчаларында яшелчә үстерәләр. Малайлар әти-әниләренә булышып, эшкә өйрәнеп үсәләр.

Әккәрәй авылында быел өч сабый (ике кыз һәм бер малай) туган, шунысы кызыклы, алар барысы да апрельдә дөньяга килгән.

Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев