Якташыбыз Гөлназ Исмәгыйлеваны медаль белән бүләкләделәр
Керкәле авылында туып үскән, Казанда яшәүче Гөлназ Минвәли кызы Исмәгыйлева “За доблестный труд” медале иясе булды.
Татарстан Республикасының югары бүләген якташыбызга ТР буенча Росреестр идарәсенең 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә кагылышлы киңәйтелгән утырышында тапшырдылар. Әлеге идарәдә бүлек начальнигы булып эшләүче Гөлназ Минвәли кызы әлеге медальгә һөнәри осталыгы, эшенә бирелгәнлеге һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев