Әккәрәй фельдшерын авылдашлары “врач Валентина” дип йөртәләр
Мин олы яшьтә, сигезенче дистәне ваклыйм. Алты ел инде ялгызым: хатыным озак авырудан соң бакыйлыкка күчте. Еш кына кышкы озын кичләрдә тәрәзә янына утырып, караңгылыкка карыйм һәм кинәт фаралар яктысында беренче ярдәм сумкасы тоткан ялгыз бер хатын-кыз фигурасын күрәм.
Безнең “врач” Валентина бу, кар көртләрен кичеп, тагын кемгәдер ярдәмгә ашыга. Әйе, әйе, мин ялгышмадым, нәкъ менә врач. Аны олысы да, кечесе дә “врач Валентина” дип йөртәләр. Сүзем Әккәрәй фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Валентина Николаевна Борисова турында барачак.
Дистәләгән еллар дәвамында шулай көйләнгән: авыл фельдшеры – абруйлы медицина хезмәткәре һәм ул бөтен нәрсәне белергә тиеш. Сәламәтлек белән нинди генә проблема булмасын, авыл халкы ФАПка ашыга. Район үзәк больницасына бару – бу инде соңгы чиратта. Валентина Николаевна, һава шартларына карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкка ярдәмгә килә. Аның өчен ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк диярсең. Ул – авылның гаилә табибы. Авыл фельдшерына акушер да, терапевт та, гинеколог та, педиатр да булырга туры килә. Әлеге медицина хезмәткәре һәрвакыт күз алдында, авылдашларының игътибарыннан качып та, яшеренеп тә булмый. Барысы да бер-берсе турында белә, һәр адым күз алдында, авыл җирендә ялганлап, алдап яки халыкның ихтирамын лаексыз яулап булмый. Монда “Кешеләрнең хөрмәтен яулады” дигән сүзләр чын мәгънәсенә ия. Безнең Валентинаны бик яраталар, аңа ышаналар. Ул авылның һәр кешесен якын күрә. Безнең Әккәрәйдә 80 яшьтән өлкәнрәк 20 кеше яши. Ә өлкәннәр кайгыртучанлык, игътибарны күбрәк таләп итә.
Күптән түгел минем хәлем начарланды, ярдәмгә беренче булып Валентина Николаевна килде, укол ясады, кан басымын үлчәде, яхшы сүзләре белән кәефемне күтәрде. Аның игътибарыннан, яхшылыгыннан инде хәл дә уңайлана башлый. Ул кыска очрашуларда мин фельдшерыбыз белән рәхәтләнеп аралашам, аның игелеклелеге, тыйнаклыгы, ярдәмчеллеге, ачыклыгы сокландыра. Валентина Николаевнаның, чын медик нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, дигән сорауга беренче чиратта ярдәмчеллек һәм битараф булмауны атавы гаҗәп түгел. Мөгаен, шуңадыр да авыл халкы арасында аның абруе зур. Остазлары Вера Германовна Прокопьеваны, Васса Ивановна Калмыкованы сагынып искә ала.
Валентина Николаевна 1969 елда Омск өлкәсендә дөньяга ктлә. Мәктәпне тәмамлагач, Омск шәһәрендәге медицина училищесына укырга керә. Балачактан табиб булырга хыяллана. Фельдшер дипломы алып, һөнәре буенча эшли башлый. Әти-әнисе Чирмешән районының Иске Элмәле авылыннан, Валентина еш кына әби-бабаларында кунакта була. Шул вакытта булачак ире Петр Николаевич Борисов белән таныша. Туй ясап, яшьләр авылда төпләнеп калалар. Ике ул үстерәләр. Валентина Николаевнаның өч оныгы бар, зурысы 1 нче сыйныфта укый. Бәйрәмнәрдә өйләре балалар тавышы белән тула. Хәзерге вакытта Валентина Николаевна әнисе белән яши.
Мин авылдашымның уңышларына чын күңелдән сөенәм. Аның укып, машина йөртү таныклыгы алуы да бик әйбәт булды. Фельдшер карамагындагы территориядә 577 кеше. Һәм аларның һәркайсының үз чирләре, проблемалары. Шулай ук Валентина Николаевна 14 сабый йөрүче балалар бакчасына һәм 64 укучы белем алучы мәктәпкә хезмәт күрсәтә. Шунысы сөендерә, республика программасы буенча авылда модульле ФАП төзелде. Монда чиста, кирәкле җиһазлар, кабул итү, күзәтү, процедура бүлмәләре бар. Валентина Николаевна һәрнәрсәдә тәртип ярата, ул бик җаваплы кеше.
Михаил Наратов,
хезмәт ветераны.
Әккәрәй авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев