Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Әккәрәй авылында Федоровларның тавыклары зәңгәрсу яшел төстә йомырка сала

Әккәрәй авылы урамнарында бәпкә иярткән казларны еш очратырга мөмкин.

Людмила һәм Дмитрий Федоровларның да өйләре каршында бер оя каз бәпкәләре чирәм йолка, ата һәм ана каз аларны күзәтеп тора. Авылларда бу кошларны асраучылар күп булса да, казлар үзләре утырып чыгарган бәпкәләр булуы кызыксындырды.

 Кошчылык Федоровларның күптәнге шөгыльләре икән.

-Мин бу йортка килен булып килгәндә үк каенанам казлар тота иде, - диде Людмила Васильевна. – Мин дә бу шөгыльне дәвам итәм. Әти-әниләре белән бәпкәләрне үстерергә җиңел. Аларны бәләкәй вакытларында гына саклыйбыз, аннары әти-әниләренә ышандырабыз. Утырып чыгарган сары йомгаклар янына инкубатордан бер тәүлеклеләрне сатып алып ишәйтәбез.

Башка елларда Федоровларның казлары 10-15 бәпкә чыгарса, быел йомыркалар азрак тишелгәннәр. Хәзер аларда 20 бәпкә үсеп килә. Озакламый аларны су буена куалар.

Уңган хуҗаларның тавыклары да тырыш, һәр елны берничәсе үзләре утырып чебеш чыгара. Без барганда да аларның өченче оя чебиләре тишелеп килә иде.

-Үткән ел Яңа Элмәле авылыннан яңа токым тавыклар алдым, аларның йомыркалары зәңгәрсу яшел төстә, шулардан кара чебиләр чыкты, - дип күрсәтә-күрсәтә сөйләде хуҗабикә. – Үзебезнең чебешләрне үстереп тавыкларны яңартып торабыз, сатып алган юк.

Федоровлар әле тагын үрдәкләр дә үстерәлар. Ә көз көне әлеге йортта каз, үрдәк өмәләре гөрли, туганнар җыелышып өлгергән кошларны йолкыйлар.

Бу гаилә хезмәт белән көн күрә. Абзарлары да буш түгел, анда - сыер, бозау, дуңгызлар.

-Сыер сөте дуңгызлар үстерергә бик яхшы, алардан артканы дәүләткә тапшырырга да кала, - диде Людмила Васильевна.

Малларны ашатырга азык күп кирәк. Алар дүрт бакчада яшелчә: бәрәңге кабак, чөгендер үстерәләр. Ишле гаиләнең балалары да кул арасына керә башлаган, ике уллары һәм кызлары аларның ярдәмчеләре. Һәркемнең эше бүленгән, берәүләре бакчада эшләсә, икенчеләре йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев