Яр Чаллы кешесе Чирмешәндә “капкынга” эләккән
Район автоинспекторлары Күтәмә борылышы юл чатында туктаткан "Лада" автомашинасы салонында бишәр литрлы, акциз маркасыз 50 пластик канистрага тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар. -Контрафактны Яр Чаллы кешесенең Самарадан алып кайтуы. Салондагы кырык шешәдә аракы, унысында - коньяк иде. Машина йөртүче әйтүенчә, ул алкогольне үзе өчен алып кайта, янәсе дача сезонына әзерләнә,...
Район автоинспекторлары Күтәмә борылышы юл чатында туктаткан "Лада" автомашинасы салонында бишәр литрлы, акциз маркасыз 50 пластик канистрага тутырылган спиртлы эчемлеккә тап булганнар.
-Контрафактны Яр Чаллы кешесенең Самарадан алып кайтуы. Салондагы кырык шешәдә аракы, унысында - коньяк иде. Машина йөртүче әйтүенчә, ул алкогольне үзе өчен алып кайта, янәсе дача сезонына әзерләнә, - ди закон бозучыны тоткарлаган районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев