Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Татарстан юлында коточкыч фаҗига: кыз сөйгәне күз алдында янып үлгән

Егет руль артында йоклап китеп, КамАЗга бәрелгән һәм шуннан машинаны ут ялмап алган.

Татарстан юлында егет белән кыз юл һәлакәтенә очраган. Егет машинадан чыгарга өлгергән, ә кыз чыга алмый калган һәм сөйгәне күз алдында янып үлгән.

Һәлакәт М-7 трассасының 946 нчы чакрымында булган. Хокук сакчылары фаразлары буенча, «ЗАЗ» шоферы руль артында йоклап киткән һәм КАМАЗ белән бәрелешкән. Егет аз гына җәрәхәтләнгән, ә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә 17 яшьлек кызның үлемен генә теркәргә калган була. Тикшерүчеләр «саксызлык аркасында үлемгә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Яшьләрнең социаль челтәрләрдәге битләрендә бергә төшкән фотолары куелган. Егет кызга атап шигырьләр дә язган, сөйгәнен комментарийларга күмгән. Күрәсең, яшьләр бер-берсен яраткан булган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X