Әккәрәй мәктәбендә чуваш милләтеннән булган укытучы татар теле укыта
Әккәрәй авылында яшәүче Светлана Еферова “ТНВ” каналында татар телендә баручы “Башваткыч” тапшыруыннан алып кайткан бүләген бик кадерләп саклый. Чуваш якташыбыз татар телен шулай итеп бәйгеләрдә катнашырлык, хәтта мәктәптә укытырлык дәрәҗәдә
үзләштергән. Шул ук вакытта алар, ире белән, үз туган телләрен дә балаларына өйрәтүне зур бурыч дип саныйлар.