Агымдагы елда ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 19 машина йөртүчене тоткарлаган. Шуның берсе апрель ахырында гына юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре "капкынына эләккән". Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында, Күтәмә авылы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машина йөртүче күтәмәледән аракы исе аңкып тора, аның машина йөртү таныклыгы да, транспорт чарасының...
Агымдагы елда ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 19 машина йөртүчене тоткарлаган. Шуның берсе апрель ахырында гына юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре "капкынына эләккән".
Акъяр-Чирмешән-Шентала юлында, Күтәмә авылы янында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан машина йөртүче күтәмәледән аракы исе аңкып тора, аның машина йөртү таныклыгы да, транспорт чарасының документлары да булмый. Машинаны хуҗасыннан сорамыйча гына алып китүе ачыклана. Транспортны эвакуатор белән Нурлатка, штрафстоянкага озатканнар. Гаепләнүчегә бу чыгымнарны һәм башка штрафларны да түләргә туры киләчәк, әле 10 тәүлеккә административ кулга алыну җәзасы да бирелгән. Әлеге эш буенча тикшерү эшләре бара.
Нет комментариев