Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында бер көнне исерек хәлдә машина йөртүче ике кеше тоткарланган

Районыбызда бер көнне исерек килеш руль артына утырган ике кеше автоинспекторлар кармагына эләгә. Аларның берсенең хәтта йөртү таныклыгы да булмаган. -Әлмәттән Нурлат районына кайтучының машинасын Казанка уңаендагы юлда иртәнге уннар тирәсендә туктаттык. Урта яшьләрдәге ир-ат төнге мәҗлестән соң айнып та бетмәгән иде. Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга,...

Районыбызда бер көнне исерек килеш руль артына утырган ике кеше автоинспекторлар кармагына эләгә. Аларның берсенең хәтта йөртү таныклыгы да булмаган.


-Әлмәттән Нурлат районына кайтучының машинасын Казанка уңаендагы юлда иртәнге уннар тирәсендә туктаттык. Урта яшьләрдәге ир-ат төнге мәҗлестән соң айнып та бетмәгән иде. Хәзер аңа 30 мең сум шраф, ел ярымга, яки ике елга кадәр "права"сыннан мәхрүм ителү яный, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров. - Кичке дүртләр тирәсендә Элмәле борылышында без туктаткан 15ле модель "Жигули" йөртүчесе дә алкоголь кулланган булып чыкты. Өстәвенә яшь егетнең йөртү таныклыгы да юк. Суд кагыйдә бозучыга я 30 мең сум күләмендә шраф, я 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну җәзасы билгели. Машина хуҗасы - егетнең әтисе дә 30 мең сум штраф түләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined