Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән инспекторлары чираттагы рейдка чыгачак

20 май көнне Чирмешәннең Техническая урамында "Тоннель" операциясе үткәреләчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көнне иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр чираттагы рейдка чыгачак. Бу район юлларында хәлне тотрыкландыруга, транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләр катнашындагы юл - транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән. -15 - 17 май көннәрендә район...

20 май көнне Чирмешәннең Техническая урамында "Тоннель" операциясе үткәреләчәк.


ЮХИДИ хезмәткәрләре бу көнне иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр чираттагы рейдка чыгачак. Бу район юлларында хәлне тотрыкландыруга, транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләр катнашындагы юл - транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

-15 - 17 май көннәрендә район территорисендә "Тонировка" операциясе уза, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Ренат Гайнуллин. - "Кара" тәрәзәле машиналарга кагылышлы кагыйдәләр инде күптән гамәлгә кертелүгә карамастан, халык арасында аларга игътибар итмәүчеләр һаман очрап тора. Ә бит аның өчен кырыс җәза каралган. Әгәр дә машина хуҗасы полиция хезмәткәрләре тарафыннан «тонировка» өчен кабат туктатыла икән, аны 15 көнгә төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр икән.

Шулай ук 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" республика профилактик чара үткәрелә. Җәйге каникуллар алдыннан, балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга юл куймау максатыннан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әңгәмәләр, ата - аналар җыелышлары үткәрелергә тиеш. Юлда йөрү кагыйдәләрен кабат искәртү зыян итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined