Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ярминкәләр

Чирмешән ярминкәсендә орлыкларның ниндие генә юк иде

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә килосын 25 сумнан орлык бәрәңгесе яхшы сатылды. Каз, үрдәк бәбкәләре, чебеш алучылар да бар иде. Денистән Хәкимулла Мортазин яшелчә орлыклары белән "алдыра". Бу ярминкәдә килосын 150 сумнан орлык суганы, стаканы 50гә - азык чөгендере орлыклары, кабак төше, тагын әллә нәрсәләр сатты. -Барын да үзем үстерәм,...

Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә килосын 25 сумнан орлык бәрәңгесе яхшы сатылды. Каз, үрдәк бәбкәләре, чебеш алучылар да бар иде.

Денистән Хәкимулла Мортазин яшелчә орлыклары белән "алдыра". Бу ярминкәдә килосын 150 сумнан орлык суганы, стаканы 50гә - азык чөгендере орлыклары, кабак төше, тагын әллә нәрсәләр сатты.
-Барын да үзем үстерәм, җәй буе бакчадан кергән, тик утырган юк, - ди 65 яшьлек ветеран. - "Товарым" урнашып тора.
Бу ярминкәдә шулай ук җиләк-җимеш, агач үсентеләре, чәчәкләр, кием-салым, жом, он, катнашазык, бал, кондитер эшләнмәләре сатучылар шактый иде.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ярминкәләр