Ярминкәләр тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә үткән ярминкәдә бодай тиз сатылды
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәгә аграр техникум филиалы бодай һәм арпа да алып чыккан иде.
-
Чирмешәндә ярминкә булды
Чирмешәндә үткән ярминкәдә Кармыш казлары һәм үрдәкләре дә саттылар (йолкынган казларны - 1300, үрдәкләрне 1000 сумга, эч-башларын - 250гә). -Аларны бәбкә килеш алдык. Казларыбызның кайберләре дүртәр килога җитте, - ди Наташа Хәбибуллина. -Бүген җиде каз түшкәсен алдылар да. Ирем Әмир белән зур мал да асрыйбыз. Әлмәттән Кармышка күченеп кайткач, зур...
-
Эшмәкәрләребез шәһәрдә дә сәүдә итә
Безнең эшмәкәрләр үзләренең товарлары белән гадәти көннәрдә Агропаркта (Казан шәһәре), төрле шәһәрләрдә һәм район үзәгендә сәүдә итә. Ришат Галиев, Ислам Габшакировлар авыл халкына кош-корт, алар өчен катнаш азык, Татьяна Разина, Рәфис Илаловлар яңа суелган ит тәкъдим итәләр. Рәфис Камалов итне Яр Чаллыга ук илтеп сата.
-
Шикәр комының – юнь чагы
Үткән атна ярминкәсендә капчыгын 1950 сумга шикәр комы да саттылар. Татлы ризыкның юнь чагы. Чирмешәнлеләр бу көнне яңа тотылган балыкны да, җиләк-җимешне дә күп алды. Сөт ризыклары шулай ук тиз урнашты. Бәйрәм җитә бит, кунаклар сыйларга әзерләнәләр. Иткә бәя бер тирәдә: дуңгызныкы (килосы) - 220, сыерныкы 290 сум тора. Катнашазыкка...
-
Чирмешәндә 2016нчы елда ярминкәләр гөрләде (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән укытучылары ярминкәдә суган сатканнар
Сентябрьнең соңгы шимбәсендә Казанның Агропаркына мәгариф оешмалары хуҗа булды - алар үзләренең тәҗрибә участокларында үстергән яшелчәләр белән сәүдә итте. Бу ярминкәдә безнең районның 25 мәктәбе дә катнашкан, алар 40 мең сум тирәсе керем алган. - Алып барган продукңиянең (суган, бәрәңге, кишер, кабак, ташкабак, консервланган банкалар, камыр ризыклары) күп өлеше сатылды,...
-
Чирмешән ярминкәсендә иң үтемле товар чәчәкләр иде
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнне Чирмешәндә кунаклар бермә-бер артты. Бу юлы биредә ярминкәне элеккегеләреннән күпкә колачлырак үткәрделәр. Кайбер эшкуарлар, мәйданда урын җитмәгәч, тышкы якта сату иттеләр. Билгеле, монда да төп "эшне" гүзәл хатын-кызларны тәбрикләүләрдән башладылар, өстәп бүләкләр дә бирештеләр. Сайлап алырлык товар бар иде. Аллы-гөлле тере чәчәкләр, хушбуйлар, кирәк-ярак яхшы сатылды....
-
Чирмешәндә ярминкәләрне атна саен үткәрсәләр дә ярый
Район үзәгендә ике атнага бер тапкыр ярминкә оештыралар. Халык аңа күнекте дә. Ярминкәләрдә яшелчә, төрле ризык, кием - салым, тере мал, кош-корт, үсентеләр, кирәк - ярак сатыла, каядыр ерак барып йөрисе дә түгел. Сәүдә итүнең бу төре - искечә әйтсәк - базар кирәкме, аны үткәрү формасы, тәртибе сезгә ошыймы? Райондашларыбыз...
-
Чирмешән ярминкәсендә чәчәк үсентеләрен күпләп саттылар
Узган атнада Чирмешәндәге ярминкәдә иң үтемле товар, мөгаен, чәчәк үсентеләре булгандыр. Теплицада үстерелгән, берсеннән-берсе матур, әллә-ничә төрле үсентеләрне уртача 30-50 сумга саттылар. Ике атнага бер үткәрелүче мондый базарда килограммын 20-35 сумга бәрәңге дә тәкъдим итүче бар иде. Кызыл һәм бройлер чебешләр, бәпкәләр, төрле зурлыктагы, 21-35 мең сумга - бозаулар, җиләк-җимеш...
-
Чирмешән ярминкәсендә орлыкларның ниндие генә юк иде
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә килосын 25 сумнан орлык бәрәңгесе яхшы сатылды. Каз, үрдәк бәбкәләре, чебеш алучылар да бар иде. Денистән Хәкимулла Мортазин яшелчә орлыклары белән "алдыра". Бу ярминкәдә килосын 150 сумнан орлык суганы, стаканы 50гә - азык чөгендере орлыклары, кабак төше, тагын әллә нәрсәләр сатты. -Барын да үзем үстерәм,...
-
Чирмешән ярминкәсендә суган орлыгының бәясе төште
Бу көннәрдә халык бакчаларда мәш килә. Яшелчәләр белән бергә, җиләк-җимеш үсентеләре дә утырталар. Ә аларны соңгы ярминкәдә дә әллә ничә урында, төрле сортларын саттылар. Киләсе елда ук уңыш бирәчәк бер төп алмагач өчен уртача - 350, крыжовникка 250 сум сорадылар. Алучылар булды үзе. Карлыган, слива, груша үсентеләре дә бар иде....
-
Бөртек тә, утын да кирәк
Соңгы елларда район үзәгендә ярминкәләрне еш оештыра башладылар. Бу сатучылар, сатып алучылар өчен дә бик уңай күренеш. Кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур. Итнең ниндие генә юк. Аны сатучылар өчен бик җайлы урын да ясап куйганнар. Ярминкәдә мал да сатып алырга була. Элегрәк ярминкәдә төзелеш материаллары, бөртек, печән дә сатыла...
-
Чирмешәндәге ярминкәдә итне сайлап алып була
Яңа суелган сыер һәм дуңгыз ите күп иде узган ярминкәдә, аны 6 урында саттылар. Бәясе бераз үскән, килограммына уртача 240-250 сум сорыйлар. Җитештерү урыны: Чирмешән, Кара Чишмә, Мордва Афонькәсе, Бәркәтә. Каз ите яратучыларга да сайлау мөмкинлеге бар. Югары Чегодайдан Моратшиннар әлеге су кошын күп үстергәннәр. Аның тереләрен 850 сумнан саттылар....
-
Чирмешәнле Җәгъфәр Кәримов балның тәмен белә
Һәвәскәр балчы быел 8 фляг бал аерткан. Бер флягадан 3 литрлы 18 банкалык уңыш чыгуын исәпләсәң, аның умарта кортлары да бик уңган икәнен чамалап була. -Быел кортларым юкә балын күбрәк җыйдылар,- ди Җәгъфәр Бәхтияр улы. - Аннан соң, алар апрель аенда ук урманда, иркендә. Юкәдән дә, чәчәкләрдән дә бал җыялар....
-
Тән җылыны ярата
Үткән атна якшәмбесендә булган ярминкәдә иң үтемле товар - җылы киемнәр иде. Читтән килгән сатучылар кышкы киемнәр, төрле фасон, төрле зурлыктагы киез итекләр тәкъдим иттеләр. Базарда - ярминкәдә 800-1100 сумга - бал, 900гә - тере казлар, капчыгын 1000 сумнан - югары сортлы он, 450дән гранулалы жом алучылар да булды.