Чирмешән тег белән яңалыклар
-
Телебашня Чирмешән эченә “керә”
Чирмешән тирә-якка якынча тагын икешәр киломерлап арага киңәергә мөмкин. Һәрхәлдә, белгечләр район үзәгенең 2035 елга кадәр исәпләп ясалган яңа генераль планы проектында аның киләчәген шулайрак күзаллаган. Чирмешәннең 2007 елда кабул ителгән генпланы замана таләпләренә җавап бирми:документ искергән. Аннан ул картага район үзәгенең планы гына кергән иде. Ә яңасында исә, 2035...
-
Чирмешәндә җәяүлене машина бәрдергән
2 августка каршы төндә район мәдәният йорты янында ВАЗ-21099 автомобиле Чирмешәндә яшәүче ир-атны таптата. Зыян күрүчене больницага озаталар. 01 Июльнең соңгы һәм август аеның беренче көннәрендә районда янгыннар булмаган. Бу турыда безгә 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частена 27 июль - 3 август көннәрендә 34...
-
Чирмешән инвалидлары арасында талантлы кешеләр күп
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче тапкыр "Талантлар безнең арада" район фестивале үтте. Язмыш инвалидларга сынауларны әзерләп кенә тора, әмма, минемчә, аларның һәрберсенә тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм кебек сыйфатлар хас. Араларында спорт, иҗат, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп һәм узган фестиваль моңа дәлил булды....
-
Кадерле кунаклар булдык
Түбән Кама шәһәренең "Тамаша" чуваш халык театры һәм "Шанкарав" халык җыр ансамбле төркеме Ульяновка һәм Девичья Поляна авылларында кунакта булып киттеләр. Артистларны бик җылы каршыладылар, ә А. Калканның "Менә өйләндерделәр дә!" спектаклен һәм концерт номерларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Безгә күптән түгел төзекләндерелгән, матур һәм уңайлы Ульяновка авыл мәдәният йорты...
-
Бөртек тә, утын да кирәк
Соңгы елларда район үзәгендә ярминкәләрне еш оештыра башладылар. Бу сатучылар, сатып алучылар өчен дә бик уңай күренеш. Кирәк әйберне сайлап алу мөмкинлеге зур. Итнең ниндие генә юк. Аны сатучылар өчен бик җайлы урын да ясап куйганнар. Ярминкәдә мал да сатып алырга була. Элегрәк ярминкәдә төзелеш материаллары, бөртек, печән дә сатыла...
-
Чирмешәндә курчак театрын да көтәбез
Физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен декабрьнең беренче ун көне кызу булырга охшаган. Инвалидларның ялын оештыру, җәмгыятьтә аларның проблемаларына игътибарны арттыру максатында районда байтак кына чаралар уздыру күздә тотыла. Район инвалидлар оешмасы рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күрергә Казаннан Курчак театры да килергә тиеш. Ниятләнгәннәр барып чыкса,...
-
Тау артында кояш бар
Татар халкы яши һәм ару-талуны белми, җиң сызганып иҗат итә. Буыннар чылбыры өзелмәгән, өзелә генә күрмәсен, йа Раббым, үзең ярдәмеңне бир! Якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакованың соңгы елларда дөнья күргән "Тау артында кояш бар" исемле китабын укып чыкканнан соң шундый өметле уйлар кичердем. Бу авторның "Көзге яшен", "Көмеш тун" китапларын да...
-
Чирмешәндә яхшыны мактап була
Агымдагы елның узган тугыз аенда "Чирмешән җәмәгатьчелек туклануы" җәмгыятенең товар әйләнеше 10 миллион сумнан арткан. Керемнең төп өлеше - үз эшләнмәләрен сатудан кергән акча. -Бавырсакны безнең визит карточкабыз дип була, - ди инде 20 елга якын әлеге җәмгыятьне җитәкләүче Мамурә Гафиева. - Без аны сатуга да, мәҗлесләр өчен дә, заказ...
-
Крепостьнең каланчасы да, капкасы да әзер
Чирмешән валына тракторлар керде. Шушы тарихи урынны ачык һавадагы музей итү максатында, биредә әүвәл тротуар җәячәкләр. Техникалар ярдәмендә аның нигезе әзерләнде. XVIIIнче гасыр чоры крепостена хас, монда урнаштырылачак экспонатларны - сакчы будкасын, каланчаны, зур капкаларны ... үзебездә, "Чирмешәнурман" учреждениесендә (җитәкчесе Альберт Шамилов) ясаганнар. Осталар валда куелачак кое бурасын бураган да....
-
Чүп янында шырпы кабызма
22 апрельдән 15 майга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелде. Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, район территориясендәге урманнарда һәм торак фондта язгы-җәйге чорда янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде. Авыл җирлекләре башлыклары торак пунктларда, урманнарда, шәхси хуҗалыкларда чүп һәм коры үләннәр яндыруга юл куймаска тиеш....
-
Безнекеләр – икенче урында
Татарстан Республикасы беренчелегенә хоккей буенча ир-егетләр командалары арасында үткән уеннарда "Чирмешән" командасы икенче урынга чыкты. Финалда безнекеләр Мамадыш командасы белән очрашты. Мамадышта үткән беренче уенда "Чирмешән" җирле командага 2:3 исәбе белән оттырды. 6 апрель көнне көндәшләр "Юбилейный" Боз сараенда көч сынаштылар. Икенче матчта да безнекеләр 6:2 исәбе белән җиңелделәр. Мамадышның...
-
Соңгы сигнал: кырга кузгалабыз
"Кади" җәмгыятендә язгы кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылыйлар. 8 чәчү, 10 тырма, 12 культиватор агрегатын төзәтеп тә куйганнар. Кадрлар җитә, орлык, ашлама, ягулык җитәрлек булачак. - Бу көннәрдә төп көчне тракторлар ремонтына җәлеп иттек. Запас частьләр бар, кадрлар проблемасы юк,- ди гараж мөдире Хәлил Шәңгәрәев. - Хуҗалык рәисенә рәхмәт,...
-
Наталья Наумова: “Безгә бер белмәгән кешеләр дә булыша”
Чирмешәннең Амур ягындагы Мәктәп урамында яшәүче Наумовлар өендә узган атна башында янгын чыгып, гаилә өсләренә кигән киемнәрдән урамда калды. Хуҗалар иртән, гадәттәгечә, бер улларын мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, эшкә китәләр. Озак та үтми, тугызынчы яртылар тирәсендә аларның өйләре яна башлый. "Утны беренче булып без күрдек. Газны, электрны өзеп, янгын сүндерүчеләрне...
-
Ашыккан – ашка пешкән
2013нче елның үткән ике аенда район территориясендә булган ике авариядә өч кеше, шул исәптән бер бала да, яраланган (үткән елны шул чорда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән). Аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын һәм юл чатын узу кагыйдәләрен бозу. Ике айда материаль зыян китергән 28 авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 854...
-
Хайваннар тешләсә - больницага барыгыз
2012 елда районда хайваннардан зыян күргән 85 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Әлеге очракларның 52сендә кешеләрне - хуҗалы, 20сендә- кыргый этләр, 9 тапкыр- авыл хуҗалыгы хайваннары (ат, дуңгыз), 4 тапкыр мәчеләр тешләгән,җәрәхәтләгән. Агымдагы елда да инде 9 кеше хайваннардан зыян күргән, шул исәптән төлкеләр һөҗүм иткән 4 кеше район...