Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Соңгы сигнал: кырга кузгалабыз

"Кади" җәмгыятендә язгы кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылыйлар. 8 чәчү, 10 тырма, 12 культиватор агрегатын төзәтеп тә куйганнар. Кадрлар җитә, орлык, ашлама, ягулык җитәрлек булачак. - Бу көннәрдә төп көчне тракторлар ремонтына җәлеп иттек. Запас частьләр бар, кадрлар проблемасы юк,- ди гараж мөдире Хәлил Шәңгәрәев. - Хуҗалык рәисенә рәхмәт,...

"Кади" җәмгыятендә язгы кыр эшләрен яхшы әзерлек белән каршылыйлар. 8 чәчү, 10 тырма, 12 культиватор агрегатын төзәтеп тә куйганнар. Кадрлар җитә, орлык, ашлама, ягулык җитәрлек булачак.


- Бу көннәрдә төп көчне тракторлар ремонтына җәлеп иттек. Запас частьләр бар, кадрлар проблемасы юк,- ди гараж мөдире Хәлил Шәңгәрәев. - Хуҗалык рәисенә рәхмәт, ремонтчыларны кызыксындыру җаен тапты, колхоз ашханәсе кышын да ябылмады.

Төзек, буяулары ялтырап торучы техника урам якта, рәт-рәт тезеп куелган, ремонттагы тракторлар түбәле, иркен, асты коры гаражларда. Кирәк икән, токарь, эретеп ябыштыручы да заказ гына көтәләр.

- Язгы кыр эшләрендә илле берәмлек техника катнашачак, күбесе ике сменада эшләячәк,- ди җәмгыять җитәкчесе Рәдис Камалов. - Җитешмәгән орлыкны ташыйбыз, ашлама да кайтып тора. Эшебезне тоткарларлык проблемалар юк. Якын көннәрдә март ае өчен хезмәт хакы түләнәчәк.

Язгы кыр эшләрендә, билгеле, техника төп рольне уйный. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәрит Хисамов әйтүенчә, хәзер техниканың күбесе иске, аларны яхшылап төзәтмәсәң, җитештерүчән файдаланырлык түгел. Әнә "Кади"да ремонтны кыш буе да туктатмадылар. Алай да вак-төяк җитешсезлекләр чыгып тора.

Район хуҗалыкларында, фермерларныкын да санап, 300ләп трактор, 12 чәчү комплексы, 8 универсаль һәм 135 гади чәчкеч, 122 культиватор, 100 чамасы тырма агрегаты бар. Аларның бер өлешен агрегатлауны тиз арада төгәлләргә кирәк.

"Чирмешән-АГРО", "Күтәмә АГРОфирмасы", "Сөлчә", "Лашман агрофирмасы" җәмгыятьләрендә, "Серендеев Н.И.", "Әхмәтҗанов Ә.К." крестьян-фермер хуҗалыкларында, мөмкинлек табып, техника ремонтын төгәлләп киләләр, әмма "Үтәмеш"тә, "Алга"да бу өлкәдә проблемалар бар, эш күп әле.

"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Серендеевның "Безнең техниканың күбесе бүген үк кырга чыгарлык. Тик, барыбер, әле кузгалып киткәч тә көйлисе, күреп бетермәгән урыннар булачак",- дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

"Кади" җәмгыятендә, Иске Кадидагы машина-трактор паркында оештырылган семинарда техниканы көйләү, агрегатлау таләпләре хакында тәфсилләп аңлаттылар. "Монда җыелуыбыз соңгы сигнал, бүген көне-төне эшләр чак, һава торышы болай торса киләсе атнада кырга чыгарлык та булачак",- диде район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Һәр эшне сыйфатлы башкару сорала. Әйтик, хәтта ашламаны кирәгеннән күп кертәсең икән, ул зыян гына китерәчәк. Ниндидер технологиягә алындыгыз икән, шул технология буенча эшләгез".

Быел язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1500 тонналап ягулык-майлау материаллары кирәгәчәк. Аны льготалы шартларда, ягъни юньрәк бәядән алуга дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтелә.

Язгы кыр эшләре - авыл халкы өчен җитди сынау чоры. Дөрес, бүген кайберәүләр кемнеңдер тир түгеп чәчкәнен, урганын читтән генә күзәтеп тора. Чәчмәсәң җыярга да булмасын белсәк тә.
Ышаныч сиңа, хәерле юл, игенче!

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы Чирмешән

2
X