Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Ашыккан – ашка пешкән

2013нче елның үткән ике аенда район территориясендә булган ике авариядә өч кеше, шул исәптән бер бала да, яраланган (үткән елны шул чорда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән). Аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын һәм юл чатын узу кагыйдәләрен бозу. Ике айда материаль зыян китергән 28 авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 854...

2013нче елның үткән ике аенда район территориясендә булган ике авариядә өч кеше, шул исәптән бер бала да, яраланган (үткән елны шул чорда юл-транспорт һәлакәте теркәлмәгән). Аварияләрнең төп сәбәбе - тизлек режимын һәм юл чатын узу кагыйдәләрен бозу.


Ике айда материаль зыян китергән 28 авария булган, юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 854 факты ачыкланган (былтыр - 608).

Фото-видеофиксация җиһазлары ярдәмендә, юлда тизлек режимын бозуның 2267 факты теркәлгән (былтыр - 3927).

"40 административ эшне 1нче санлы суд участогына җибәрдек. Шулар буенча, машина йөртүче 21 кеше ике айдан ике елга кадәр йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителде, алты кеше административ җаваплылыкка тартылды, сигез кеше кулга алынды.

Тиешле вакытта штрафларын түләмәгән өчен биш кеше җаваплылыкка тартылды, өч кешегә кабат штраф бирелде, икесе кулга алынды", - ди Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән юл хәрәкәте