Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кадерле кунаклар булдык

Түбән Кама шәһәренең "Тамаша" чуваш халык театры һәм "Шанкарав" халык җыр ансамбле төркеме Ульяновка һәм Девичья Поляна авылларында кунакта булып китте­ләр. Артистларны бик җылы каршыладылар, ә А. Калканның "Менә өйләндерделәр дә!" спектаклен һәм концерт номерларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Безгә күптән түгел төзекләндерелгән, матур һәм уңайлы Ульяновка авыл мәдәният йорты...

Түбән Кама шәһәренең "Тамаша" чуваш халык театры һәм "Шанкарав" халык җыр ансамбле төркеме Ульяновка һәм Девичья Поляна авылларында кунакта булып китте­ләр.


Артистларны бик җылы каршыладылар, ә А. Калканның "Менә өйләндерделәр дә!" спектаклен һәм концерт номерларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Безгә күптән түгел төзекләндерелгән, матур һәм уңайлы Ульяновка авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясау бик ошады.

"Тамаша" үзешчән халык театр коллективы республика конкурс­ларында күп тапкыр дипломант һәм лауреат булды. Ә Б.Никитин исемендәге "Шанкарав" халык ансамбле (аңа 25 ел тула) быел Босния һәм Герцеговинада үткән төрки халыкларның халыкара фольклор фестивалендә катнашты. "Тамаша" театры җитәкчесе буларак, якташларым - Ульяновка авыл җирлегендә яшәүчеләргә үзләренә чакырулары, кунакчыллыклары, зур хөрмәт күрсәтеп каршы алулары өчен ихлас рәхмәт белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән кунаклар Түбән Камада