Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хайваннар тешләсә - больницага барыгыз

2012 елда районда хайваннардан зыян күргән 85 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. Әлеге очракларның 52сендә кешеләрне - хуҗалы, 20сендә- кыргый этләр, 9 тапкыр- авыл хуҗалыгы хайваннары (ат, дуңгыз), 4 тапкыр мәчеләр тешләгән,җәрәхәтләгән. Агымдагы елда да инде 9 кеше хайваннардан зыян күргән, шул исәптән төлкеләр һөҗүм иткән 4 кеше район...

2012 елда районда хайваннардан зыян күргән 85 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән.


Әлеге очракларның 52сендә кешеләрне - хуҗалы, 20сендә- кыргый этләр, 9 тапкыр- авыл хуҗалыгы хайваннары (ат, дуңгыз), 4 тапкыр мәчеләр тешләгән,җәрәхәтләгән.

Агымдагы елда да инде 9 кеше хайваннардан зыян күргән, шул исәптән төлкеләр һөҗүм иткән 4 кеше район үзәк больницасына ярдәм сорап килгән. Төлкеләр белән элемәтәгә кергән кешеләргә котыру чиренә каршы прививкалар да ясалган. Икешәр кешегә хуҗалы этләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары, ә бер кешегә кыргый эт зыян салган.

- Этләр, мәчеләр, төлкеләр, башка хайваннар һөҗүм итсә, җәрәхәтләсә, тешләсә, район үзәк больницасына, хирургка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хирург тикшергәннән соң, кирәк булса, прививка билгели,- ди ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең райондагы бүлегенең врач-эпидемиолог ярдәмчесе Рәмзия Нигъмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән хайваннардан зыян күргән

2
X