Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә җәяүлене машина бәрдергән

2 августка каршы төндә район мәдәният йорты янында ВАЗ-21099 автомобиле Чирмешәндә яшәүче ир-атны таптата. Зыян күрүчене больницага озаталар. 01 Июльнең соңгы һәм август аеның беренче көннәрендә районда янгыннар булмаган. Бу турыда безгә 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр. 02 "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частена 27 июль - 3 август көннәрендә 34...

2 августка каршы төндә район мәдәният йорты янында ВАЗ-21099 автомобиле Чирмешәндә яшәүче ир-атны таптата. Зыян күрүчене больницага озаталар.

01 Июльнең соңгы һәм август аеның беренче көннәрендә районда янгыннар булмаган. Бу турыда безгә 135нче янгын частеннан хәбәр иттеләр.
02 "Чирмешән" муниципальара бүлегенең кизү частена 27 июль - 3 август көннәрендә 34 гариза һәм хәбәр кергән.
Билгесез затлар "Кара Чишмә" ҖЧҖнең җәйге лагерыннан 4 айлык ике бозау урлап, җәмгыятькә 30 мең сумлык зыян салганнар.
Лашманда вакытлыча фатир арендалап торучы ике кыз туган әлеге өйдән 3 келәм, телевизорга санлы приставка урлап, өйдәге башка мөлкәтне дә ватып китәләр. Хуҗаларга барлыгы 28 мең сумлык зыян килгән.
Алкоголь продукциясен законсыз саткан өчен Югары Кәминкә кешесе дә җавапка тартылачак.
30 июль көнне район үзәк больницасына мотоциклдан егылып жәрәхәтләр алган Чумачка кешесен китерәләр.
Атна эчендә 4 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, зыян күрүчеләр юк.
03 Узган атнада ашыгыч медицина ярдәмендә тәүлек саен 18-20 чакырту, 5-6 мөрәҗәгать теркәлгән. Фельдшерлар сүзләренә караганда, ешрак йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр мөрәҗәгать иткән, балаларда ОРВИ очраклары теркәлгән, көнкүреш җәрәхәтләре алучылар да бар.
04 Үткән атнада газ хезмәте слесарьлары 25 заявка үтәгәннәр. Район авылларында газүткәргечләрне буяу һәм газ бүлгеч пунктларны ремонтлау эшләре дәвам итә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән авария янгын часте