Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә курчак театрын да көтәбез

Физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен декабрьнең беренче ун көне кызу булырга охшаган. Инвалидларның ялын оештыру, җәмгыятьтә аларның проблемаларына игътибарны арттыру максатында районда байтак кына чаралар уздыру күздә тотыла. Район инвалидлар оешмасы рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күрергә Казаннан Курчак театры да килергә тиеш. Ниятләнгәннәр барып чыкса,...

Физик мөмкинлекләре чикле якташларыбыз өчен декабрьнең беренче ун көне кызу булырга охшаган. Инвалидларның ялын оештыру, җәмгыятьтә аларның проблемаларына игътибарны арттыру максатында районда байтак кына чаралар уздыру күздә тотыла.


Район инвалидлар оешмасы рәисе Илназ Газыймов әйтүенчә, физик мөмкинлекләре чикле балаларның күңелен күрергә Казаннан Курчак театры да килергә тиеш. Ниятләнгәннәр барып чыкса, башкала артистлары бездә рус телендә ике спектакль куймакчылар. Тамаша көне 27 ноябрьгә үк билгеләнгән.

Инвалидлар шахмат уенында да көч сынашачак. Оештыручылар бәйгегә Яр Чаллы шәһәреннән спорт клубы вәкилләрен дә дәшмәкче.

-Бу көннәрдә авылларда инвалидлар оешмасы бүлекләрен төзү һәм аларның рәисләрен сайлау мәшәкатьләре белән дә йөрибез. Җыеннарда физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызның тормышына кагылышлы проблемалар да кузгатыла, - ди Илназ Газыймов.

Район башкарма комитетыннан белешүебезчә, инвалидлар декадасы көннәрендә Боз сараенда, бассейнда, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә "Ачык ишекләр көне" үткәреп, физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга бушлай хезмәт күрсәтеләчәк. Балаларны "Мин һәм минем дөньям" дип аталган иҗат фестивалендә катнашырга чакырмакчылар. Район мәдәният йортында "Чын күңелдән" концерт программасы, үзәк китапханәдә дә махсус чаралар әзерләнә. "Мәрхәмәтле йөрәк" социаль хезмәт күрсәтү үзәге физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйге-уеннар үткәрергә планлаштырган. Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернатында яшәүчеләр дә бу көннәрдә игътибарсыз калмаячак.

Кадрия Гамирова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән инвалидлар театр