Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Тау артында кояш бар

Татар халкы яши һәм ару-талуны белми, җиң сызганып иҗат итә. Буыннар чылбыры өзелмәгән, өзелә генә күрмәсен, йа Раббым, үзең ярдәмеңне бир! Якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакованың соңгы елларда дөнья күргән "Тау артында кояш бар" исемле китабын укып чык­каннан соң шундый өметле уйлар кичердем. Бу авторның "Көзге яшен", "Көмеш тун" китап­ларын да...

Татар халкы яши һәм ару-талуны белми, җиң сызганып иҗат итә. Буыннар чылбыры өзелмәгән, өзелә генә күрмәсен, йа Раббым, үзең ярдәмеңне бир! Якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакованың соңгы елларда дөнья күргән "Тау артында кояш бар" исемле китабын укып чык­каннан соң шундый өметле уйлар кичердем. Бу авторның "Көзге яшен", "Көмеш тун" китап­ларын да йотлыгып укыган идем. Дөресе, мин аларны кат-кат укыйм, үземә илһам-дәрт, яшәү көче алам.


Рәмзия Габделхакованың әсәрләре җанны җылыта. Ул үзенең бай күңеле, җиңел каләме белән тормышны төрле яклап яктыр­та, вакыйгаларны бик тормышчан, чынбарлыктагыча сурәтли, шул вакыйгалар, катлаулы язмышлар аша җәмгыятебезгә үз бәясен бирә. Андый әсәр җиңел укыла, уйландыра, сагышландыра, күңел күзен ача. Геройларда танышларыңны, үзеңне таныйсың. Үземнән күпкә яшь булган Рәмзиянең күпне күргән өлкән кешедәй фикерләве, гади генә нәрсәләрне үтемле итеп яза алуы сокландыра. Аның геройлары без телевизорда күреп туйган яңа байлар да, мал өчен кан коючы җинаятьчеләр дә түгел, ә безнең кебек гап-гади кешеләр. Аларның тормышы да, бу геройлар үзләре дә һәммәбезгә яхшы таныш. "Тау артында кояш бар" романының төп герое Наргизәдә бик күпләр үзләрен таныйдыр. "Китмә!" хикәясендәге Шакира язмышы да безнең өчен ят түгел, эш атыдай җигелеп, ялгыз тормыш тартучы хатын-кызлар безнең җәмгыятьтә шактый.

Миңа бигрәк тә "Айның соңгы чиреге" хикәясе нык тәэсир итте. Ул әсәрне кайта-кайта укыдым. Бу хикәядәге гаҗәеп тирән фәлсәфә, акыллы фикерләр күңелгә сеңә, уйларга мәҗбүр итә. Менә шуларның кайберләре: "Ә мин картлыктан, эшсез калудан куркам, - диде хатын. - Ялга чыккач, күпләрне ялгызлык кына көтә. Хәер, ялгызлыкның яшьлеге дә, картлыгы да ямьсез. Бәлки рәхимсез дә. Ялгызлык кешене үзе белән күзгә-күз очраштыра. Ә бит ул аңа охшамаска да мөмкин. Бәлки, бөтен фаҗига шуннан - үзеңне аңламаудан башланадыр? Кеше ялгызлыктан, үзеннән куркып, төркем арасына, төрле күңел юаткычларга ябыша... Буш капчык сөяп булмый бит..." "Диннәрнең төрле булуы бер кирәкмәгән низаглар, мәгънәсез сугышлар гына китереп чыгара. Сиңа чаң кагулары ошамый, ә кемдер азан тавышын ишетеп ярсый. Югыйсә, барыбыз да Адәм, Һава балалары, ходай да бер үк. Яңа гасырда диннәр берләшергә тиеш..."

Кайсы гына әсәрне алсаң да, анда чын тормыш кайный, чиксез күңел хәзинәсе, фикер һәм хис байлыгы сизелә. Якташ язу­чыбыз бүгенге көн турында, үзе белгән, күргән яки ишеткәннәрен яза, геройларын ышандырып, истә калырлык итеп сурәтли. Нинди генә теманы кузгатса да, Рәмзия аның асылын ачмыйча нокта куярга ашык­мый. Аның әсәрләре күңел рәхәте генә түгел, сабак та бирә, укучыда уңай сыйфатлар тәрбияли.

Әсәрләрен укыйм да, бу кадәр акыл, тел-фикер байлыгын кайлардан алды икән Рәмзия, дип уйлыйм. Мөгаен, туган туфрактан, халык хәзинәсеннәндер. Җәй көне миңа үз эшләрем буенча Чирмешән якларына барырга туры килгән иде.

Яраткан язучымның туган ягы бит бу дип, аның кырларын, урманнарын күрәсем, һавасын сулап, суларын авыз итәсем килде. Әллә берәр сере бармы икән соң бу якларның дип уйладым. Баруым бушка булмады, Чирмешән халкының юмартлыгын, ихласлыгын күреп, Рәмзия бер шигырендә язганча "һәр сүзләрен балга манып биргән, йөзләреннән якты нур сирпелгән" кешеләрне үз күзләрем белән күреп, тыңлап кайттым. Бик ачык йөзле, кунакларга ихтирамлы икән бу як халкы. Чирмешән, Рәмзиянең туып-үскән җире, күңелемә бик якын булып кереп калды.

Халкыбызга шундый талантлы әдибәне үстереп биргән өчен рәхмәт сезгә, Чирмешән халкы! Сезгә дә олы рәхмәтем һәм хөрмәтем, Рәмзиянең әти-әнисе Гайсә абый һәм Нурҗиһан апа! Өметегезне аклаган кызыгыз өчен ахирәттә дә горурланып, сөенеп ятыгыз, рухыгыз шат булсын! Үзеңне бик зур, җавап­лы - язу­чылык хезмәтенә багыш­лап, шушы юлдан горур һәм туры атлавың, бүгенге көн авырлыкларына бирешмичә, саф кеше булып кала алуың, безгә дә көч, өмет биреп яшәвең өчен сиңа да зур рәхмәт, Рәмзия! Әдәбиятка, халыкка намус белән хезмәт итү - синең тормыш девизың.

Тау артында кояш бар ул, Рәмзия. Синең хезмәтең, иҗатың да тау хәтле, әлегә ул тиешенчә бәяләнмәгән генә. Ләкин, ташка басканнар югалмас, милләт байлыгына әйләнер, киләчәктә дә кеше күңелләрен җылытып яшәр дип ышанам.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якташыбыз Чирмешән Рәмзия Габделхакова