Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яхшыны мактап була

Агымдагы елның узган тугыз аенда "Чирмешән җәмәгатьчелек туклануы" җәмгыятенең товар әйләнеше 10 миллион сумнан арткан. Керемнең төп өлеше - үз эшләнмәләрен сатудан кергән акча. -Бавырсакны безнең визит карточкабыз дип була, - ди инде 20 елга якын әлеге җәмгыятьне җитәкләүче Мамурә Гафиева. - Без аны сатуга да, мәҗлесләр өчен дә, заказ...

Агымдагы елның узган тугыз аенда "Чирмешән җәмәгатьчелек туклануы" җәмгыятенең товар әйләнеше 10 миллион сумнан арткан. Керемнең төп өлеше - үз эшләнмәләрен сатудан кергән акча.


-Бавырсакны безнең визит карточкабыз дип була, - ди инде 20 елга якын әлеге җәмгыятьне җитәкләүче Мамурә Гафиева. - Без аны сатуга да, мәҗлесләр өчен дә, заказ буенча да пешерәбез. Райондашларыбыз, кунаклар безнең продукцияне бик теләп сатып алалар.

Үзәк ашханәнең кондитер цехында, бавырсактан тыш, чәк-чәк, пироглар, тортлар да пешереп бирә алалар. Җәмгыять продукциясен - барысы утызга якын төрле ризыкларны райпо кибетләрендә, больница, администрация буфетларында да сатып алырга мөмкин.

Иске Үтәмеш, Лашман, Түбән Чегодай кибетләрендә ашханә ашамлыкларын аеруча яратып алалар.

Ашханәнең фирменный блюдалары да бар. Әйтик, каклаган казны биредә аерым бер рецепт буенча ясыйлар, аның серләрен беркемгә дә ачмыйлар.

Үзәк ашханәдә туйлар, юбилейлар, искә алу көннәре һәм башка мәҗлесләр даими үткәрелә. Мәсәлән, сентябрь аенда гына да биредә алты туй узган. Октябрь - ноябрь айларына да заказлар булган һәм бар.

Мәҗлесләрне район үзәгенең Амур ягында урнашкан "Пилмән" кафесында да үткәрәләр. Аның зур залына 100гә якын кеше сыя. Кафеда пилмән генә түгел, башка төр ашамлыклар да тәкъдим итәләр.

Райондашларыбыз Дзержинский урамында урнашкан "Бистро" кафесында да тамак ялгап, ял итеп чыга алалар.

Җәмгыять үз продукциясен шәһәрләрдә узган көзге ярминкәләргә дә алып барган.

- Ике тапкыр Яр Чаллыда булдык. Алып барган товарыбызны, нигездә, үзебезнең кондитер цехында җитештергән камыр ризыкларын тулысынча сатып бетердек, - ди җәмгыять директоры. - Узган атнада Казанда узган ярминкәгә дә барып, товарларыбызны урнаштырып кайттык. Җәмгыять коллективы төрле респуб­лика бәйгеләрендә дә катнашып, призлы урын­нарга лаек була. Коллектив исәбендә дистәләгән Мактау грамоталары.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Татарстанныкын сайла