Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Телебашня Чирмешән эченә “керә”

Чирмешән тирә-якка якынча тагын икешәр киломерлап арага киңәергә мөмкин. Һәрхәлдә, белгечләр район үзәгенең 2035 елга кадәр исәпләп ясалган яңа генераль планы проектында аның киләчәген шулайрак күзаллаган. Чирмешәннең 2007 елда кабул ителгән генпланы замана таләпләренә җавап бирми:документ искергән. Аннан ул картага район үзәгенең планы гына кергән иде. Ә яңасында исә, 2035...

Чирмешән тирә-якка якынча тагын икешәр киломерлап арага киңәергә мөмкин. Һәрхәлдә, белгечләр район үзәгенең 2035 елга кадәр исәпләп ясалган яңа генераль планы проектында аның киләчәген шулайрак күзаллаган.

Чирмешәннең 2007 елда кабул ителгән генпланы замана таләпләренә җавап бирми:документ искергән. Аннан ул картага район үзәгенең планы гына кергән иде. Ә яңасында исә, 2035 елга кадәр дип исәпләнгәнендә, авыл җирлеге составындагы башка авыллар: Кече Чегодай, Казанка, Түбән Чегодай авыллары һәм Кирпеч заводы поселогы да бар.
-Күреп торасыз, район үзәге тыгызланды, монда төзү мәйданнары бетте диярлек. Шунлыктан аның чикләрен киңәйтү кирәк иде, - ди Казан белгечләренә генераль план проектын ясашырга булышкан җирле архитекторыбыз Муса Вилданов. - Бер уңайдан функциональ зоналарны да тәртипкә китерәсе бар иде. Ягъни, киләчәктә торак пунктны киңәйткәндә, төзелешләр алып барганда, Чирмешән елгасы буйларын, чишмә тирәләрен, су җыю, саклау урыннарын исәпкә алырга тиешбез. Генпланны гади карта дип кенә аңлау дөрес түгел. Бу мөһим документта торак пунктның киләчәктәге социаль сферасы, торак, юл төзелеше, транспорт челтәрләре һәм башкалар исәпкә алынып эшләнә.
Яңа генплан проекты буенча, Чирмешәннең киләчәктә көньякка, Шентала районы уңаена бара торган юлның ике ягыннан ике километрлап арага зураюы күздә тотыла: көньякка таба үзенә күрә бер коридор. Район үзәге Кирпеч заводы белән тоташырга мөмкин. Поселокка Октябрьская урамыннан баручы юлның ике ягында торак йортлар булыр. Күз алдына да китерүе кыен, әмма Чирмешән төньяк-көнчыгышка, нарат урманын, халык телендәге "ельник"ларны да узып зураерга мөмкин. Хәтта хәзерге телебашня территориясе дә авыл эчендә калуы бар. Чирмешәнне урап узучы тагын бер юл төзелүе мөмкин. Хәзергесе шулай ук авыл эчендә кала. Чөнки Чирмешәнгә Лениногорск ягыннан кергән уңайда проектчылар промышленность зонасы күзаллый. Гомумән, Чирмешәннең чиге Түбән Чегодайга хәтле барачак .
-Бер караганда, ышана торган түгел кебек. Әмма моннан бер утыз ел элек Чирмешән нинди иде? Никадәр үзгәреш! - ди Муса Вилданов.
Чирмешән авыл җирлеге Советы генплан проектын расларга тиеш. Шуннан ул гамәлгә керә. Аннан барлык карталар да булачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән генплан Телебашня

2
X