Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чүп янында шырпы кабызма

22 апрельдән 15 майга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелде. Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, район территориясендәге урманнарда һәм торак фондта язгы-җәйге чорда янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде. Авыл җирлекләре башлыклары торак пунктларда, урманнарда, шәхси хуҗалыкларда чүп һәм коры үләннәр яндыруга юл куймаска тиеш....

22 апрельдән 15 майга кадәр районда янгынга каршы аерым режим кертелде.


Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, район территориясендәге урманнарда һәм торак фондта язгы-җәйге чорда янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшләнде.

Авыл җирлекләре башлыклары торак пунктларда, урманнарда, шәхси хуҗалыкларда чүп һәм коры үләннәр яндыруга юл куймаска тиеш.

Авылларны янгыннардан саклау өчен минеральләштерелгән полосалар ясау, территорияләрне чүп-чардан арындыру буенча конкрет эш оештырырга кирәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән язгы кыр эшләре барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү сорала.

Авыл хуҗалыгы җирлекләрендә коры үләннәрне һәм саламны яндырырга ярамый.

Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең видеоконференция режимында үткәрелгән чираттагы утырышында да сүз язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы хакында барды.

- Тиздән Май бәйрәмнәре. Халык табигатькә ял итәргә чыга, учак та ягачаклар. Коры, җилле көннәрдә бу янгын китереп чыгарырга да мөмкин. Халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе Наил Сабиров.

Кызганыч, кайбер авылларда чүп-чар яндыручылар бар әле. Андыйлар 1000 сумнан 3500 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән көн кадагына