Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән инвалидлары арасында талантлы кешеләр күп

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче тапкыр "Талантлар безнең арада" район фестивале үтте. Язмыш инвалидларга сынауларны әзерләп кенә тора, әмма, минемчә, аларның һәрберсенә тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм кебек сыйфатлар хас. Араларында спорт, иҗат, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп һәм узган фестиваль моңа дәлил булды....

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең беренче тапкыр "Талантлар безнең арада" район фестивале үтте.

Язмыш инвалидларга сынауларны әзерләп кенә тора, әмма, минемчә, аларның һәрберсенә тормышны сөю, рухи ныклык, оптимизм кебек сыйфатлар хас. Араларында спорт, иҗат, кул эшләре белән дә шөгыльләнүчеләр күп һәм узган фестиваль моңа дәлил булды.
-Безнең максат - физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында талантларны барлау, аларга ярдәм күрсәтү, тормышларын җанландыру, - ди әлеге чараны оештыручы - инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов.
Фестивальга махсус кунак та чакырылган иде. Шагыйрә Лилия Сәлахетдинованы республикада инде танылган кеше дип була. Ул физик мөмкинлекләре чикле хатын - кызлар арасында оештырылган "Татарстан энҗеләре" республика бәйгесендә дә катнашкан. Буа кызы өч китап авторы. Аның шигырьләренә язылган җырларны бүген бик күп җырчылар башкара. Лилия тумыштан инвалид, кресло ярдәмендә генә хәрәкәт итә. Ул бик ачык, аралашучан кеше икән.
-Чирмешәнгә килүемә мин шат, шактый кеше белән таныштым. Кичә мәчеттә бик җылы очрашу узды. Бүгенге чара да матур башланып китте. Менә шундый фестивальләр, бәйрәмнәр бик кирәк. Алар яшәүгә стимул, көч бирә. Кешенең сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Бикләнеп утырмаска, дөньяга чыгарга, аралашырга кирәк. Үз үзебезгә ярдәм итмәсәк, безгә беркем дә ярдәм итмәячәк, - ди Лилия.
Бүген сәхнәдә балалар да, өлкәннәр дә борчу-мәшәкатьләрен онытып җырладылар, биеделәр, нәфис сүз белән дә чыгыш ясадылар. Мөгаен, Лашманнан Наҗия апа Талипованың чыгышы концертның йөзек кашы булды дисәм, ялгышмамын. Аны кат- кат сәхнәгә чакырдылар. Мөнәҗәтләрне бик оста итеп укый ул. Утыз Имәннән 7нче класс укучысы Айгөл Вәлиуллина башкарган шәрыкъ биюе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Гомумән, Айгөл күпкырлы кеше, аның кул эшләре, рәсемнәре монда оештырылган күргәзмәдә дь урын алган иде. Бәркәтәдән Наҗия Мостафина, Лашманнан Тәслия Морадымова, Әмирдән Сәитгәрәй Мәслахетдинов, Гөлнур Харисова бер - бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, тамашачыларны шигырьләре белән сөендерделәр.
-Мин бүген беренче тапкыр шундый зур сәхнәдә чыгыш ясыйм, шуңа күрә бераз дулкынланам, - ди Урманасты Үтәмештән 14 яшьлек Диләрә Хөснуллина. - Баянда уйнарга әле икенче ел гына өйрәнәм. Миңа бик ошый. Киләчәктә музыка училищесына керергә планлаштырам.
Диләрә баянда "Ай, былбылым" көен башкарды.
Лашманнан 6нчы класс укучысы Алсу Гыймранова врач булырга хыяллана. Ходай бирсә булыр да, Алсу бик уңган, тырыш. Бүгенге чарада ул җыр да башкарды, күргәзмәгә төсле җепләрдән үзе бәйләгән чәчәк бәйләме дә алып килгән. Фестиваль барышында кул эшләреннән оештырылган хәйрия аукционында аның бу иҗат җимешен югары бәяләделәр.
Районда беренче генә тапкыр оештырылган бу фестивальда 50гә якын кеше катнашты, кемдер сәхнәгә чыкты, башкалар күргәзмәгә кул эшләрен алып килгәннәр. Әмма бүгенге чарадан аларның берсе дә бүләксез китмәде. Инвалидлар җәмгыяте һәрберсенә бүләк тапшырды.
Әлеге чарадан күбрәк фоторәсемнәрне Фоторепортаж бүлегеннән карый аласыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән инвалидлар фестиваль