Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Наталья Наумова: “Безгә бер белмәгән кешеләр дә булыша”

Чирмешәннең Амур ягындагы Мәктәп урамында яшәүче Наумовлар өендә узган атна башында янгын чыгып, гаилә өсләренә кигән киемнәрдән урамда калды. Хуҗалар иртән, гадәттәгечә, бер улларын мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, эшкә китәләр. Озак та үтми, тугызынчы яртылар тирәсендә аларның өйләре яна башлый. "Утны беренче булып без күрдек. Газны, электрны өзеп, янгын сүндерүчеләрне...

Чирмешәннең Амур ягындагы Мәктәп урамында яшәүче Наумовлар өендә узган атна башында янгын чыгып, гаилә өсләренә кигән киемнәрдән урамда калды.


Хуҗалар иртән, гадәттәгечә, бер улларын мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, эшкә китәләр. Озак та үтми, тугызынчы яртылар тирәсендә аларның өйләре яна башлый.

"Утны беренче булып без күрдек. Газны, электрны өзеп, янгын сүндерүчеләрне чакырттык. Башта ут янкорма ягында гына иде әле",- ди Наумовларның каршы күршеләре Рашат Әсадуллин.

Гаилә башлыгы Алексей ут чолгап алган йортка кереп документларын гына алып өлгерә. Өйдә булган җиһазлар, савыт-саба, телевизор, компьютер - барысы да бүген гамәлгә яраксыз булып, корымга батып утыра.

"Өстебезгә нәрсә кигән идек - шул кием белән калдык. Әлегә иремнең туганнарында яшибез, ә дүрт яшьлек улыбызны авылга, әбисе янына озаттык,- ди Наталья Наумова. -Ярый әле күршеләр, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр нык ярдәм итә.

Кием-салым, савыт-саба, акча да китерәләр. Бер белмәгән, күрмәгән кешеләр дә хәлебезгә керә. Бик зур рәхмәт инде барысына да".

Наумовлар тумышлары белән Самара өлкәсенең Каменный Брод авылыннан. Чирмешәндә төпләнүләренә унөч еллап.

Әүвәл кеше йортында яшәп торсалар, аннан үзләренә өй сатып алганнар. Үткән җәй бик тырышып янкорма төзегәннәр, йорт түбәсен төсле калай белән каплаганнар, пластик тәрәзәләр, җылыту торбалары урнаштырганнар. Гаиләнең ана сертификаты акчасы, 300 мең сум кредит шуңа кереп китә. Күмерләнгән коридор идәннәрендә төргәктә килеш үк сайдинг та эрегән. Хуҗалар өйләрен шушы материал белән урам яктан матурлаган булганнар.

Алексей - машина йөртүче, Наталья кибетче булып эшли.

Бәхетсезлеккә юлыккан гаилә хәзер берәр торак сатып алырга өметләнә.

Автор фотолары.

Редакциядән. Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге "Викторга ярдәм итик!" акциясе уздыра.

Виктор, Наумовларның олы улы - 2нче Чирмешән мәктәбе укучысы районның өметле көрәшчесе. Бәлага тарыган спортчы - дуслары гаиләсенә, булдыралганча, яшьләр дә ярдәм итә.

Чирмешәндә, әлегә Южная урамының 8нче йортында яшәүче Наумовларга булышырга теләүчеләр өчен банк реквизитлары:

ОАО "Сбербанк Россиии" Октябрьское отделение №4676
Реквизиты банка:
ИНН 7707083893
КПП 163202001
БИК 049205603
Номер счета сберкнижки: 42307810562320006813 Наумовой Наталье Александровне
к/счет 30101810600000000603 отделение "Банк Татарстан" №8610 г. Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Фаҗига