Бәйрәмнәр тег белән яңалыклар
-
Бәйрәмгә - Чирмешәндә күргәзмә
Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда "Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау" исемле күргәзмә ачылды. Ул Ватан сакчылары көненә багышланган. Анда 1980 - 2000 елларда армиядә хезмәт иткән якташларыбызның хәрби киемнәре, бүләкләре, альбомнары урын алган. Әлеге күргәзмә бер ай эшләячәк. Автор фотолары.
-
Чирмешәнлеләр ялларны кыскартуга каршы
Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктны гамәлдән чыгаруны күздә тота. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул да иткәннәр. Сүз республиканың дүрт рәсми бәйрәме (30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь Татарстан...
-
Чирмешәнлеләр Раштуага әзерләнәләр
7 январьда Чирмешәндә яшәүче Герасимовлар гаиләсендә ике бәйрәм бергә туры килә: Раштуа һәм хуҗабикә Венера Валентиновнаның туган көне. -Минем туган көнем 5 январьда. Ләкин без аны 7сендә, Раштуа бәйрәмендә үткәрәбез, - ди Венера Герасимова. Раштуа - Иисус Христосның туган көне чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар...
-
Балалар шатланып яшәсен
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган бәйрәмгә йөзләгән кеше җыелды. Моңа гаҗәпләнәсе түгел: җәйге каникуллар да нәкъ бүген башлангач, икеләтә бәйрәм итәргә мөмкин. 1 июньдә булган бу бәйрәмне Чирмешәндә беренче тапкыр шулай зурлап үткәрделәр. Балаларга да, әти-әниләргә дә, әби-бабайларга да күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнгән. Көнозын диярлек...
-
Чәчәкле күл
Чирмешәндә, Юбилей мәйданында, быел да чәчәкләр бәйрәме - бәйге оештырдылар. Анда төп бүләкне әккәрәйлеләр яулады. Әлеге чара елдан-ел оешканрак төстә үтә. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары тәкъдим иткән композицияләр дә елдан-ел матуррак, баерак була. Әккәрәй авыл мәдәният йорты (сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова) ел саен диярлек бәйрәмдә тулы бер бакча күренеше...
-
Тамчыдан күл җыела
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында үткән аукционда 17770 сум акча җыелды. Бу ярдәм аз керемле, уңышсыз, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче - 1нче класска баручы балаларга кирәк-яраклар алырга тотылачак. Районда ярдәмгә мохтаҗ 70ләп бала яши. Район үзәгендә, яшьләр мәйданчыгында оештырылган чара- аукцион концерт номерлары белән аралашып барды, дискотека белән тәмамланды....
-
Якташыбыз хөрмәтенә – республика фестивале
12нче июль көнне Ивашкино авылында "Йавашкель" республика чуваш фестивале узды. Беренче тапкыр. Оештыручылар аны чуваш халкының җырларын, гореф-гадәтләрен өйрәнгән фольклорчы якташыбыз Яков Задоров (1917-2001) истәлегенә багышлады. Яков Алексеевич Ивашкино авылында туган. Сугыштан соңгы елларда шушы авыл мәктәбендә балалар укыткан. Шактый еллар республиканың башка районнарында мөгаллимлек итә. - Ул 60нчы еллар...
-
Кечкенә авылның зур вакыйгасы
Яшәүче поселогында быел да, инде дүртенче тапкыр, "Авыл көне"н зурлап үткәрделәр. Нәкъ дүрт ел элек Яшәүче, халык телендә Әшәлче дип йөртелүче авыл гөр килеп үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шуннан бирле ел саен биредә авылның "туган көне"нә җыелалар. Июль аеның беренче шимбәсендә Әшәлчәнең һәр йортына диярлек кунаклар кайтты. Сүз...
-
Матурлыкны сакларга да кирәк
Җәйге ял вакытында без ел саен авылга кайтабыз. Туган як сагындыра, үзенә тарта. Әмиребез елдан-ел матурлана. Бүген монда да бөтен уңайлыклар бар: газ, су кергән, юл асфальтланган. Быел, 29 июньдә "Авыл көне" үткәрелүе турында хәбәр ишеткәч, бик сөендек. Анысы да кирәк. Бәйрәмгә кадәр бәлки юлның чокыр-чакырларын ямап чыгарга мөмкинлек табарлар....
-
Батырларны буш итмәделәр
8нче июнь көнне, районыбызның татар авылларында Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмебезне үткәрешергә урындагы хакимияткә игелекле иганәчеләребез нык булышкан. Уеннарда катнашучыларга, көрәшчеләргә саллы бүләкләр алар исеменнән дә шактый әзерләнгән иде. Лашман Сабан туенда баш батыр Рифат Талиповка төсле зур телевизор һәм тәкә биргәннәр. Әле мәктәп укучысы гына булган яшь көрәшчегә бу...
-
Иң зур бүләк – тансык яңгыр
Район Сабан туе азагындарак, көрәшнең кызган чагында, яңгыр коя башлады. Тансык, сөенечле яңгыр. Иген басулары дымга сусаган, җир ярыла башлаган иде. Болай булса өмет бар әле. Ни генә димә, явым-төшем җитмәсә, табигать җайлы килмәсә, Ходай кушмаса, куелган хезмәтнең әҗерен татый алмыйсың. Туймәттән көрәшче Илнар Кәримов бу көнне һич исеннән чыгармас:...
-
Балаларга – бүләк, әти-әниләргә – яхшы кәеф
Чирмешәндә, яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданга, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чарага йөзләгән кеше җыелды. Башка еллар белән чагыштырганда, быел бәйрәм күпкә җанлырак, кызыграк үтте. - Безнең бу бәйрәмне калдырганыбыз юк. Ел да балалар белән чыгабыз,- ди Чирмешәндә яшәүче Андрей Султанов. (Бүген дә ул өч баласын алып килгән...
-
Саратовка – яңа җыр белән
Саратовлыларны сөендереп, быелгы Сабантуй алдыннан бик яхшы яңгыр явып узды. Ходай язса, монда яхшы уңышка өметләнәләр. Өлкә губернаторы Валерий Радаев тулаем 3 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнүләрен әйтте. Милли бәйрәмебезне олылап килгән губернатор, башка бик күп җитәкчеләр дә котлау сүзләрендә Сабан туеның төрле халыкларны берләштерүче, дуслыкны ныгытучы олы чара...
-
Тукай безне кабат бергә җыйды
Аның талантына сокланып туймыйбыз. Еллар үткән саен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре һаман югары бәя ала бара. Әдипнең моннан йөз елдан да күбрәк элек язганнары әле дә актуаль, көн кадагына туры килә. Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан 26 апрельдә оештырылган шигырь бәйрәмендә мәктәпләр укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,...
-
Нәүрүз коймагы ботка белән бик тәмле
Әмирдә, тәүге тапкыр, Нәүрүз бәйрәмен нәкъ көнендә һәм бик зурлап үткәрделәр. Клуб каршындагы тамашага ничек кызыгып килмисең ди! Кичке якта башланачак Нәүрүз уңаеннан пешерелгән шашлык исе әллә кайларга таралды, табаларда юка коймак чыҗлады, ул арада самавыр кайнады, тары боткасы да өлгерде. Авылда шәхси кибет тотучы эшкуар Гөлшат Әгъләмова бүген үз...