Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң зур бүләк – тансык яңгыр

Район Сабан туе азагындарак, көрәшнең кызган чагында, яңгыр коя башлады. Тансык, сөенечле яңгыр. Иген басулары дымга сусаган, җир ярыла башлаган иде. Болай булса өмет бар әле. Ни генә димә, явым-төшем җитмәсә, табигать җайлы килмәсә, Ходай кушмаса, куелган хезмәтнең әҗерен татый алмыйсың. Туймәттән көрәшче Илнар Кәримов бу көнне һич исеннән чыгармас:...

Район Сабан туе азагындарак, көрәшнең кызган чагында, яңгыр коя башлады. Тансык, сөенечле яңгыр. Иген басулары дымга сусаган, җир ярыла башлаган иде. Болай булса өмет бар әле. Ни генә димә, явым-төшем җитмәсә, табигать җайлы килмәсә, Ходай кушмаса, куелган хезмәтнең әҗерен татый алмыйсың.


Туймәттән көрәшче Илнар Кәримов бу көнне һич исеннән чыгармас: ул 2013нче елның район Сабан туе батыры. "Чирмешән-АГРО"дан тракторчы Иван Бокин да батыр - кыр батыры. Әлеге җәмгыять кырларының иң зур өлешен ул чәчте.

- Улыбызның кичә ике Үтәмештә, ә бүген монда батыр калуына бик сөендек, - ди Илнарның әтисе - аны ярыштан - ярышка үзе дә йөрткән Мигъдәт Кәримов. - Икенче улым Марат та көрәшә, ул Әлмәттә үз үлчәү авырлыгында җиңгән.

Район җитәкчелеге Илнар Кәримовны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Әти-әниләрендә горурлык хисе уяткан шундый булдыклы егетләр, Аллага шөкер, бик күп.

Сабан туе - игенчеләрне олылау бәйрәме. Бүген алар адресына котлау һәм рәхмәт сүзләрен еш әйттеләр. Уңганнар мәйданга да яңача - җигүле атларга утырып кына керделәр.

Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча, "Күтәмә-АГРО фирмасы" җәмгыятенә беренче урын бирелде. Җәмгыять директоры Фәнүзә Гобәйдуллина, баш агроном Николай Борин, баш инженер Салихҗан Җиһаншин кыймәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Күтәмә кырлары югары бәягә лаек: рәтләр тигез, участоклары чиста.

"Үтәмеш" (директор Айдар Харисов, баш агроном Таһир Иззәтуллин, баш инженер Рәшит Нәфыйков) - икенче, "Кади" (директор Рәдис Камалов, баш агроном Илхат Яруллин, баш инженер Илдар Шәрипов) һәм "Чирмешән-АРГО" (директор Илшат Гозәеров, баш агроном Илнур Гозәеров, баш инженер Павел Николаев) - өченчеләр. Алар да бәйрәмнән зур бүләкләр алып киттеләр. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Николай Серендеев хуҗалыгы - беренче, Әкрам Әхмәтҗановныкы - икенче, Владимир Моляковныкы - өченче. Алар һәм кырыклап механизатор-игенчеләр район җитәкчесе Наил Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Минзөфәр Исламгәрәев кулыннан, макталып, бүләкләр алдылар, тарихка кереп калдылар.

"Чирмешән АГРО"дан Иван Бокинны, кыр батыры буларак, әллә ничә бүләккә тәкъдим иткәннәр, аңа симез тәкә дә эләкте. Хезмәтенә - хөрмәт, тир түгеп яуланган җиңү.

Елена Арзютова ("Күтәмә - АГРО фирмасы") - иң яхшы дуңгыз караучы, Наталья Васюткина ("Сөлчә") - иң яхшы сыер савучы, шулай ук Сабан туенда бүләкләнүчеләр.

- Чәчү кампаниясенең һәркайсы үзенчәлекле үтә. Быелгы язда һава шартлары җитәкчеләрдән, белгечләрдән һәм үсемлекчелек тармагында эшләүчеләрдән, чәчүне оптималь срокларда, эшнең сыйфатын түбән төшермичә, һәр аяз сәгатьне җитештерүчән файдаланып төгәлләү өчен, аеруча оешканлык, өлгерлек һәм гади булмаган чаралар күрүне таләп итте - диде район җитәкчесе Наил Зарипов, Сабантуйда котлау чыгышында. - Тулаем алганда, район эшчәннәре бу мөһим бурычны буйсындырдылар да.

Наил Зарипов район халкына, Сабан туе кунакларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен дә ирештерде. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, район башкарма комитетының элеккеге рәисе Михаил Виноградов та котлауларын - теләкләрен белдереп чыгыш ясадылар. Сабантуйга Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та кайткан иде.

Кайберәүләр Сабан туеның башлану өлешен аеруча кызыгып, тәэсирләнеп күзәтә. Ике йөзләп кеше катнашучы тәкъдим иткән быелгы композиция дә бик матур килеп чыкты: күңелләрне әллә нишләтте, рухландырды, матурлыкка, ритмнарга, хәрәкәтләргә сокландырды, ымсындырды. Бер-берсен яхшы аңлап, төзек программа күрсәткән балаларга, мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт яусын.

Көрәш мәйданында, елдагыча, егетләрнең бер-берсен озак сынаучылары, көндәшләрен бик тиз сыртларына салучылар да бар. Абсолют батырның исемен башта ук языйк: Туймәт авылыннан 26 яшьлек нефтьче-оператор Илнар Кәримов үз үлчәү авырлыгында, 85 килограммга кадәргеләр арасында да беренче булды. Ул финалда Чирмешәннән Ренат Бәдретдиновны - район Сабан туенда ун тапкыр батыр калган Рәшит Бәдретдиновның улын - 2009нчы елгы батырны бирелдерде. Җиңүчегә суыткыч һәм тәкә тапшырдылар. Сүз уңаеннан, Илнар Кәримов моңа кадәр дә, 2010, 2011нче елларда, район Сабан туенда абсолют батыр калды. Алдагы көнне ул Иске Үтәмештә һәм Урманасты Үтәмештә дә төп бүләкләрне яулаган, җиңүче булган.

Башка үлчәү авырлыкларында урыннар болай бүленде:

75 килограммга кадәр

1. Илзәр Закиров (Чирмешән).
2. Айдар Мингулов (Иске Үтәмеш).
3. Нурислам Вәлиуллин (Денис).

85 килограммга кадәр

1. Илнар Кәримов (Туймәт).
2. Илгизәр Харисов (Яшәүче).
3.Александр Решетников (Чирмешән).

95 килограммага кадәр

1. Фәнис Гафиев (Чирмешән).
2. Марсель Гафиев (Чирмешән).
3. Фәнил Низамов (Иске Үтәмеш).

95 килограммнан югарылар

1. Ренат Бәдретдинов (Чирмешән).

2. Динар Гатиятов (Кармыш).

3. Рәзиф Гыйрфанов (Түбән Кәминкә).

Инде икенче ел, яңа урында, стадионның көнбатыш ягында узган ат чабышларында стартка 11 ат чыкты. Өч төркемдә чаптылар.

Җигүле атлар төркемендә Әбдекидән Габделхай Вәлиев - беренче, Зеленая Рощадан Николай Васильев икенче урынны алдылар. Хәер, аларга башка көндәш юк та иде.

Николай Васильевның "Струна" кушаматлы аты икенче төркемдә финишка беренче килде. Үзебезнең район атлары тупланган өченче төркемдә "Лашман-АГРО фирмасы"ның Фәндәс Җәләләтдинов иярләгән "Солтан"ы берсен дә уздырмады. Шунысы яхшы, хәзер чабыш мизгелләрен рәхәтләнеп күзәтә, хозурлана аласың.

Бәйрәм башланганчы авыл җирлекләре Советлары һәм кайбер күмәк хуҗалыклар әзерләгән - бизәгән өйчекләрне - чатырларны карап уздык. Лашман, Бәркәтә, Кармыш, Яңа Элмәле, Ульяновка, Иске Кади авыл җирлекләре, Һөнәри училище аларны күңел җылысын биреп эшләгәннәр. Полициябез - муниципаль бүлек кыр кухнясы да алып килгән, ике палатка корган. Бер палаткага кергәндә тукылган киндер сөлгегә күз төште. Аны Бәркәтәдән Сәгыйдә әби Хәйруллина кулдан чиккән икән. Хәзер сандыкта сакланучы, 95 еллык хәзинә, мәрхүмә якташыбыз истәлеге.

"Күтәмә-АГРО фирмасы" җәмгыяте тулы бер йорт төзеп өлгергән. Аның ишегалдында тере тавыклар, чебиләр чемченеп йөри, печән күшәүче кәҗәләре дә шунда. Кухняларында тәмле аш пешерәләр. Бар да нәкъ авылча, авыл тормышын тасвирлый, халкыбызның уңган һәм булган булуын раслый. Фантазиягә чикләр юк.

Район җитәкчесе Наил Зарипов барлык өйчекләрне дә ошатты, аларны җыйган, бизәгән, мәшәкатьләнгән һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде.

Зур туйда барысын да күреп өлгерү бик кыен. Мәйдан уртасындагы кызык тамаша - җиңүгә омтылыш мизгелләренең шаһиты булу өчен кибетләр карап йөрүдән, ашау-эчүдән тыелып торасың.

Уеннарда катнашырга атлыгып торалар, ялындырмыйлар.

Колга башындагы әтәчне (дөресрәге, муляжны, тере этәч җиргә төшкәч бирелде) Чаллыдан кайткан кунак - Ренат Әхтәмәнов бик тиз менеп алды. Гаилә эстафетасында Иске Элмәледән Марина, Петр, Ксения составындагы Колесниковлар гаиләсе алга чыкты, Альберт Вафин (Чирмешән) кул көрәштерүдә абсолют батыр калды. Чүлмәк ватуда Казаннан Ленар Әхмәтҗанов һәм Лашманнан Дания Гайсина - иң төзләр, җиңүчеләр.

Бүген гер дә күтәрделәр, капчык киеп тә йөгерделәр - барысы да булды. Ә артистлар җырларны өзмәделәр, иң матурларын сайлап җырладылар. Бәйрәм кунакларын стадион очында үзебезнең тынлы оркестр, баянчылар уйнап каршы алды.

Үпкәләп калмасыннар, комиссия членнары, сәүдә итүчеләр, аш-су пешерүчеләр дә - Сабантуйның гөрләп узуына зур өлеш кертүчеләр.

Сабантуй уза торган стадионны һәм аның тирәсен чирмешәнлеләр бергәләшеп чисталадылар, монда берничә тапкыр өмә оештырылды. Башка кайбер оешмалар белән рәттән, мәйданны, трибуналарны әзерләүдә физкультура-савыктыру комплексы хезмәткәрләре, урманчылар да зур көч куйды.

Бәйрәм барышында, бәйрәм тәмамланганнан соң да районыбыз җитәкчесе Наил Зарипов бу мөһим эштә катнашучыларга, оештыручыларга, булышучыларга - барына да кат-кат рәхмәт әйтте. Шөкер, быелгы Сабан туе да шәп, купшы, истә калырлык узды. Бик күпләр фикеренчә, бәйрәмдә катнашучылар былтыргыдан шактый күп иде. Арада яхшыдан да начарны эзләүчеләр, канәгатьсезләр бар инде ул, булачак та.

Сабан туеннан фотоларны сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.

Гөлсирә Шәрифуллина һәм Марат Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр