Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр ялларны кыскартуга каршы

Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктны гамәлдән чыгаруны күздә тота. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул да иткәннәр. Сүз республиканың дүрт рәсми бәйрәме (30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь Татарстан...

Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктны гамәлдән чыгаруны күздә тота.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул да иткәннәр. Сүз республиканың дүрт рәсми бәйрәме (30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне, Корбан гаете һәм Ураза бәйрәме) турында бара.
Әлеге закон проекты Дәүләт Советында төрле фикерләр уяткан, ә чирмешәнлеләр бү мәсьәләгә нинди карашта?
Алсинә Әхмәтвәлиева ( "Чишмәкәй" балалар бакчасы мөдире):
- Минемчә, ял көне бәйрәм көннәреннән аерылып тора. Ял көнен без атна буе җыелган эшләрне башкарырга дип көтеп торабыз. Ә бәйрәмне туганнарыбыз белән күрешеп, гаиләбез белән бәйрәм итү өчен җайлы. Бер көнне күчерүдән мәгънә юк кебек. Ә менә озакка сузылган яллар, мәсәлән, Яңа ел тирәсендәге, май бәйрәмнәре, дөрес, эш режимын боза. Балаларны да "җыеп бетереп" булмый, ата-аналар белән түләү мәсьәләсендә дә проблемалар була.
Марат Миншин (Кармыш авыл җирлеге башлыгы):
- Бу мәсьәләгә карата фикерләр төрле. Бер яктан, бәйрәм көннәрендә кешенең үз гаиләсе белән күбрәк вакыт үткәрергә, балалары белән шөгыльләнергә мөмкинлеге арта. Икенче яктан, республика бәйрәмнәрен күчерсәк тә, федераль үзәккә караучы оешмалар барыбер эшли. Безгә әллә ни аермасы юк, бәйрәмме, ялмы, авыл җирлегендә гел берәр эш чыгып тора, аны бит "бәйрәм" дип кенә башка көнгә күчереп булмый.
Гөлназ Вафина (Чирмешән лицее психологы):
- Яллар ешрак булып, гаиләңә игътибар күбрәк бирсәң - бик яхшы. Әмма ялларны аракы эчеп, телевизор каршында үткәрергә булса, аның артыгы нәрсәгә кирәк?!
Аннан соң озак вакытлы яллардан соң гадәти "калея"га керү авыр. Планлаштырылган эшләрне дә вакытында башкарып булмый, ул әле җыелып та тора, аннары эштән соң да калып эшләргә туры килә. Бәлки Яңа ел, май бәйрәмнәрен, озын ялларны кыскартырга кирәктер, анысы белән килешәм.
Лилия Фәсхетдинова (врач психиатр - нарколог):
- Озакка сузылган яллар райондашларыбызның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Бәйрәмнәрнең төп проблемасы - спиртлы эчемлекләрне күп куллану. Бу көннәрдә һәм аннан соң исерек килеш имгәнүчеләр, суррогат аракы белән агуланучылар да күбрәк була. Озак вакытлы яллар кайбер кешеләрдә депрессия һәм стресс китереп чыгара һәм инде симерүнең дә сәбәбе булырга мөмкин.
Хәбир Ханов, Чирмешән мәчете имамы:
-Бәйрәм көне - кешенең күңел ачу көне. Шешә тотып түгел, ә туганнар җыелышып, гаилә белән шатланып үткәрә торган көн. Монда бит сүз Ураза, Корбан бәйрәмнәре турында да бара. Бу көнне чын мөселман кешесе спиртлы эчемлек кулланмаячак. Изге бәйрәмне туганнары белән үткәрү өчен кешеләр ерактан ук туган авылларына кайталар. Бер көн өстәлсә аларга кайтып-китәргә дә уңайрак була. Минемчә, Яңа ел бәйрәмнәрен бераз кыскартырга кирәк.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Бәйрәмнәр районный совет Ураза Татарстан Конституциясе