Саратовка – яңа җыр белән
Саратовлыларны сөендереп, быелгы Сабантуй алдыннан бик яхшы яңгыр явып узды. Ходай язса, монда яхшы уңышка өметләнәләр. Өлкә губернаторы Валерий Радаев тулаем 3 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнүләрен әйтте. Милли бәйрәмебезне олылап килгән губернатор, башка бик күп җитәкчеләр дә котлау сүзләрендә Сабан туеның төрле халыкларны берләштерүче, дуслыкны ныгытучы олы чара...
Саратовлыларны сөендереп, быелгы Сабантуй алдыннан бик яхшы яңгыр явып узды. Ходай язса, монда яхшы уңышка өметләнәләр. Өлкә губернаторы Валерий Радаев тулаем 3 миллион тонна ашлык җыеп алырга өметләнүләрен әйтте.
Милли бәйрәмебезне олылап килгән губернатор, башка бик күп җитәкчеләр дә котлау сүзләрендә Сабан туеның төрле халыкларны берләштерүче, дуслыкны ныгытучы олы чара булуын билгеләп үттеләр.
Саратовтан читтәрәк, эчтәрәк элиталы, мәһабәт йортлары - коттеджлары белән дә данлыклы Усть-Курдюм авылында меңнәрчә кунак катнашучы Сабан туена безнең район делегациясе инде дүртенче тапкыр барды. Бер тапкыр Яковлевкадан булганбыз. Районыбыз җитәкчесе, делегациянең дә җитәкчесе Наил Зарипов бу юлы да Сабантуй уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәрбияләү хатын укыды, губернатор Валерий Радаевка Сөембикә манарасы төшерелгән келәм бүләк итте. Ул өлкәдәге татар милли-мәдәни автономиясенең иң актив эшләүче активистларына Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының да бүләкләрен ирештерде.
Наил Зарипов Саратовта беренче генә тапкыр түгел икән. Моннан егерме ел элек, 1993нче елда ул өлкә Сабан туеның абсолют батыры булган.
- Ул елны бәйрәм стадионда узды. Көрәшчеләр бик көчле иде. Миңа, җиңүчегә, гостинка бүләк иттеләр,- дип үткәннәрне сагынып искә алды район җитәкчесе. - Шушы бүләгемне балалар йортына калдырдым.
Быелгы Сабантуйда Чирмешән үзешчәннәре - артистларыбыз Рәүф Җиһаншин, Рушания Шакирова, Әлфия Хөснетдинова, Айнур Галләмов та бик матур җырлап, Татарстаныбызны таныттылар. Илһам Мортазин инде туганнарыбыздай якын саратовлыларга багышлап, сүзләрен дә, көен дә үзе язган өр-яңа җырын бүләк итте. Ошаттылар Илһамның чыгышын, озак итеп кул чаптылар.
Концерт дигәннән, Саратовның үз артистлары да чират торып җырладылар дияргә мөмкин. Җырчылар һәм биючеләр бик күп. Әле бит Башкортостаннан, Стәрлетамак дәүләт филормониясе дә килгән.
- Гаеп итмәгез инде, барысы да үзен күрсәтергә тели, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе- Саратовтагы татар милли-мәдәни төбәк автономиясе башкарма комитеты рәисе Зөфәр Хәкимов. - Сәхнәбез дә шәп безнең, аны бер миллион 250 мең сумга ясаттык.
Сәхнә төзүгә, гомумән, милли бәйрәмебезне зурлап оештыруга да акчаның иң күбен "Нарат" холдинг компаниясе биргән. Күренекле эшкуар Камил Аблязов җитәкләүче бу оешма агач, балык эшкәртә, пыяла җитештерә, базар тота, төзелеш белән дә шөгыльләнә икән. Аблязов Саратовта мәчет тә төзеткән.
"Нарат"та ун меңгә якын кеше эш тапкан, өчтән бере чамасы татарлар, диделәр. Бу холдинг компаниясе Усть-Курдюмдагы Сабантуй уза торган җир участогын да үзенә алып, җир салымы түли.
... Идел ярында, тау сыртындарак корылган Сабан туе мәйданында тагын ниләр бар соң? Монда бездәгечә түгел, уеннар төрле урында оештырыла: бер читтә чүлмәк ваталар, кул көрәштерәләр, арырак капчык белән сугышасың. Шактый юан колга, башына бик тиз менделәр. Уеннар күп, җиңүчеләргә бүләкләре мул.
Саратовлылар да, колаклары белән концерт тыңласа, күзләре көрәш мәйданында. Бил алышучы спорт мастерларына нык хисләнеп көч бирәләр. Әйе, көрәшчеләр-осталар, таза беләкле, гайрәтле татар, рус, чуваш, әрмән егетләре. Мәйданда озак йөдәтмиләр, тиешле вакытта җиңү яуланмаса, баллар буенча хөкем итәләр. Соңгы алышта, финалда да абсолют батыр Илья Зацеляпин бары өстәмә вакытта баллар буенча җиңде. Аңа симез сарык һәм төсле телевизор бүләк иттеләр.
Көрәштә безнең якташ - Туймәт егете, нефтьче-оператор Илнар Кәримов 90 килограмммга кадәр үлчәү авырлыгында икенче булды.
Шимбә көнне авылларда, якшәмбе көнне район үзәгендә булачак Сабантуйларга рәхим итегез!
Сабан туенда бар да кызык, барын да карыйсы килә!
- Карчыгым авырып торганга, башта монда килмәм дигән идем, соңрак, түзмәдем, җыенып чыктым,- ди бик күп еллар газ тармагында конструктор булып эшләгән Әнвәр абый Мөслимов. - Мин татар җырларын тыңларга яратам. Татарстаннан килгән артистлар шәп җырлады, хәтта күзләрем яшьләнде. Мин бит монда туган җирем Пензадан читтә, инде илле ел яшим. Картайган саен яшь чаклар сагындыра. Сүз уңаеннан. Саратовта Ульяновск, Пенза якларыннан килеп төпләнгән татарлар бик күп. Бәйрәмне оештыручыларның да күбесе - алар һәм Татарстаннан - Казаннан, Чистайдан, Башкортостаннан бу якларда хәрби хезмәт үткән татарлар-офицерлар.Актив, белемле, конкрет, төгәл кешеләр.
Саратов өлкәсендә 135 милләт вәкиле яши. Татарлар 70 мең чамасы. Соңгы елларда монда Урта Азия республикаларыннан, аеруча Үзбәкстаннан килүчеләр күбәйгән. Эшкуар Хәбиб Мурадов, мәсәлән, инде Россия гражданлыгы да алган. Күбрәк сәүдә белән шөгыльләнә. Бүген дә ул эштә, хатыны Гули белән пылау пешерәләр, бохараныкын. Бик зур чуен Казанга 15 килограмм дөге, 6шар килограмм кишер, суган, ит, 3 литр көнбагыш мае салганнар. Пылау бер сәгатьтә әзер була.
Янәшәдә пылау, итле шулпа пешерүчеләр, шашлык кыздыручылар, самавырда кайнаган чәй тәкъдим итүчеләр дистәләп. Аракы һәм сыра сатмыйлар.
Кайберәүләр ышанмас та, инде бишенче тапкыр килсәк тә, Саратов Сабан туенда лаякыл исерек кеше күргәнебез юк. Монда исерткеч эчемлекләр эчеп, масаеп, дәрәҗә төшереп йөрмиләр.
Аш-су дигәннән, безнең райпо ашханәсе дә делегациябезне ач йөртмәде, кунакларны да үзенчәлекле, тәмле, милли ризыклар белән сыйлап, мактаулар алды.
... Чама белән мең ярым километр юл үтеп, Саратов ягындагы бодай һәм көнбагыш басуларына, табигатькә сокланып, ә кайбер авылларның кыйшайган йортларын, чүп үләннәрен, җимерек фермаларын күргәч, көенеп, барыбер үзебезнең Чирмешәнебезне сагынып кайттык. Андагы кебек, бездә дә яңгыр яусын иде дә бит. Сабантуй алдыннан булса да...
Автор фотолары.
Саратовтагы Сабан туеннан фотоларны сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев