Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тукай безне кабат бергә җыйды

Аның талантына сокланып туймыйбыз. Еллар үткән саен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре һаман югары бәя ала бара. Әдипнең моннан йөз елдан да күбрәк элек язганнары әле дә актуаль, көн кадагына туры килә. Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан 26 апрельдә оештырылган шигырь бәйрәмендә мәктәпләр укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,...

Аның талантына сокланып туймыйбыз. Еллар үткән саен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәрләре һаман югары бәя ала бара. Әдипнең моннан йөз елдан да күбрәк элек язганнары әле дә актуаль, көн кадагына туры килә.


Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан 26 апрельдә оештырылган шигырь бәйрәмендә мәктәпләр укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әдипне искә алдылар.

Лашманнан Рания Газыймҗанова бу бәйрәмдә Тукайга багышланган үз шигырен укыды.

-Аны ике атна элек яздым, илһамланып йөргән көннәрем булгангамы, шигырь әйбәт килеп чыкты кебек,- ди яшь шагыйрә.
Туймәттән Инсаф Шиһапов исә "Пар ат" шигырен өйрәнгән, дәрестә укылса да, кичтән дә аны кабатлап искә төшергән.

Быел бу чараның төп мәшәкатьләре Чирмешән лицеена төште. Лицейлылар Габдулла Тукайның туган көненә багышлап бик эчтәлекле презентация дә тәкъдим иттеләр. Яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданда алардан, башка кайбер мәктәпләрдән, Чирмешәннән, Лашманнан, Туймәттән килгән укучылар да катнашты. Елдагыча, ахырдан барча халык Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыренә язылган җырын башкарды.

Кадрия Гамирова фотолары.

Бәйрәмнән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр