Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чәчәкле күл

Чирмешәндә, Юбилей мәйданында, быел да чәчәкләр бәйрәме - бәйге оештырдылар. Анда төп бүләкне әккәрәйлеләр яулады. Әлеге чара елдан-ел оешканрак төстә үтә. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары тәкъдим иткән композицияләр дә елдан-ел матуррак, баерак була. Әккәрәй авыл мәдәният йорты (сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова) ел саен диярлек бәйрәмдә тулы бер бакча күренеше...

Чирмешәндә, Юбилей мәйданында, быел да чәчәкләр бәйрәме - бәйге оештырдылар. Анда төп бүләкне әккәрәйлеләр яулады.

Әлеге чара елдан-ел оешканрак төстә үтә. Авыл мәдәният йортлары һәм клублары тәкъдим иткән композицияләр дә елдан-ел матуррак, баерак була.
Әккәрәй авыл мәдәният йорты (сәнгать җитәкчесе Лидия Квакова) ел саен диярлек бәйрәмдә тулы бер бакча күренеше әзерли. Аны гел үзгәртеп, яңартып торалар, ел да ниндидер кызыклы оригиналь элементлар өстиләр. Әккәрәйлеләргә быелгы бәйрәмдә Гран-при бирелү гаҗәп түгел.
Бәйрәмдә-бәйгедә барлыгы 13 мәдәният йорты һәм клуб катнашты. Чәчәкләр янәшәсендә үзешчән артистлар концерт та тәкъдим иттеләр.
Урманасты Үтәмеш авыл мәдәният йорты да (директоры Фиалка Носкова) җитди әзерлек белән килгән. Аларның композициясе -аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән "авыл өе" тамашачыларга бик ошады. Әлеге мәдәният йортына беренче урын бирелде.
Кара Чишмә мәдәният йорты (директоры Резеда Мәслахова) хезмәткәрләре дә барлык фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Аларның композицияләрен чәчәкләрдән, җиләк-җимештән ясалган эшләнмәләр бизәп торды. Күренеп тора, күп хезмәт сарыф ителгән. Карачишмәлеләр икенче урында.
Иске Элмәле мәдәният йорты (директоры Вера Захарова) хезмәткәрләре дә нык тырышканнар. Монда хәтта кечкенә генә күл һәм бик матур күперчек тә күрә алдык. Искеэлмәлеләр өченче урында.
Автор фотосы.
Бәйрәм мизгелләрен фотогалереяда да карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр