Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Матурлыкны сакларга да кирәк

Җәйге ял вакытында без ел саен авылга кайтабыз. Туган як сагындыра, үзенә тарта. Әмиребез елдан-ел матурлана. Бүген монда да бөтен уңайлыклар бар: газ, су кергән, юл асфальтланган. Быел, 29 июньдә "Авыл көне" үткәрелүе турында хәбәр ишеткәч, бик сөендек. Анысы да кирәк. Бәйрәмгә кадәр бәлки юлның чокыр-чакырларын ямап чыгарга мөмкинлек табарлар....

Җәйге ял вакытында без ел саен авылга кайтабыз. Туган як сагындыра, үзенә тарта. Әмиребез елдан-ел матурлана. Бүген монда да бөтен уңайлыклар бар: газ, су кергән, юл асфальтланган.


Быел, 29 июньдә "Авыл көне" үткәрелүе турында хәбәр ишеткәч, бик сөендек. Анысы да кирәк. Бәйрәмгә кадәр бәлки юлның чокыр-чакырларын ямап чыгарга мөмкинлек табарлар. Газ торбаларының да буяулары уңган. Кабат өмәләр үткәреп, чүп үләннәрен дә чабып чыгасы иде.

Күп нәрсә үзебездән тора. Пычратмасак, теләсә кая чүп-чар ташламасак, аны җыясы да булмас иде. Кызганычка каршы, әле бүген дә кайберәүләр көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташлап калдыралар. Авылыбызның ике йөзек кашы - «Тансык» һәм "Алачык" чишмәләре янында барыбыз да ял итәргә яратабыз. Әмма бәйрәмнәрдән соң монда чүп-чар өеме кала. Бу, нигездә, яшьләр эше.

Эчебез пошкач, насослар файдаланып, «Тансык»ны чистартып куйдык. Әмма аның тирәсен тагын да матурларга кирәк.

Форсаттан файдаланып, авылның буасы турында да сүз кузгатасы иде. Буаның төбен тирәнәйтеп, тирәсен төзекләндерсәләр, бик матур булачак.

Бүген авыл бакчаларында нинди генә матур чәчәкләр үстермиләр. Кайбер авылларда хәтта урамда да клумбалар ясыйлар. Урамда маллар йөрмәсә, кәҗәләр аеруча зыян сала, Әмир урамнарында да яшеллек артачак.

Кунак көткәндә, һәр хуҗа үз йортын җыештыра, тәртипкә китерә. Без дә, авыл бәйрәменә кадәр бергәләшеп, тирә-юньне матурларга тырышыйк.

Фазыйл Әгъләмов.
Әмир авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр