Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нәүрүз коймагы ботка белән бик тәмле

Әмирдә, тәүге тапкыр, Нәүрүз бәйрәмен нәкъ көнендә һәм бик зурлап үткәрделәр. Клуб каршындагы тамашага ничек кызыгып килмисең ди! Кичке якта башланачак Нәүрүз уңаеннан пешерелгән шашлык исе әллә кайларга таралды, табаларда юка коймак чыҗлады, ул арада самавыр кайнады, тары боткасы да өлгерде. Авылда шәхси кибет тотучы эшкуар Гөлшат Әгъләмова бүген үз...

Әмирдә, тәүге тапкыр, Нәүрүз бәйрәмен нәкъ көнендә һәм бик зурлап үткәрделәр.


Клуб каршындагы тамашага ничек кызыгып килмисең ди! Кичке якта башланачак Нәүрүз уңаеннан пешерелгән шашлык исе әллә кайларга таралды, табаларда юка коймак чыҗлады, ул арада самавыр кайнады, тары боткасы да өлгерде.

Авылда шәхси кибет тотучы эшкуар Гөлшат Әгъләмова бүген үз өенә кунак чакырды диярсең, рәхмәт, нәкъ бу бәйрәмдә пешерелә торган ботка өчен кирәк-ярак ризыкларны бушлай бирде, кайбер башка мәшәкатьләрне дә үз өстенә алды.

... Халык килә дә килә. Вакыт бар арада, кунакларны тәм-том белән сыйларга керештеләр. Нәүрүзбикә дә, Кыш бабай да күренгәч, тамаша - бәйрәм тагын да ямьләнде. Төрки халыкларның яңа ел башлану уңаеннан, көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелүче Нәүрүзне бездә дә бик шәп оештырып була икән. Аеруча балаларның чараларда актив катнашуын билгеләп үтү кирәк.

"Бик зур рәхмәт, бик кунак иттеләр, клубка килгән яшь чаклар искә төште, ди пенсионер Хафиза апа Мортазина. - Илдә тынычлык булсын, быел мул уңыш җыярга язсын иде".

Бәйрәм, гомумән, халыкка ошады. Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге һәм район газетасы редакциясенең бу чараны үткәрү идеясен хуплаган, Нәүрүзне оештыру өчен нык тырышкан Лашман авыл җирлеге Советына, Әмир мәктәбе һәм клубы коллективларына рәхмәт әйтерлек. Бәйрәмнең сценариен да тиз төзеделәр, артистларын да таптылар, аш-суын да җайладылар. Лашманнан да байтак артист килде.

... Клуб каршында башланган бәйрәм бинаның эченә күчте. Бар да артист икән Әмирдә, әле берсе, әле икенчесе микрофон сорады. Күр әле син, киленнәр, кияүләр дә җырга-моңга оста. "Берничә көн чирләбрәк тордым. Нәүрүз була дигәч терелдем, килдем,"- ди 75 яшьлек Рабига апа Нургатина. Килде дә, җырлап та күрсәтте Рабига апа. Ветеран-кунак Сәетгәрәй абый Мәслахетдинов мондый чаралардан бер дә калмый. Бүген ул авылдашларын үзе язган яңа шигырьләрен дә сөйләде, җырлап та сөендерде.

Концерттан соң яшьләр биюенә старт бирелде, ягъни "сәхнәне" кунаклар үз кулына алды.

Соңгы вакытларда халык сәхнәдән бизде димәкче булабыз, юк икән, төрле чараларны гел тансыклап торалар. Аларны оештыра белергә генә кирәк. Әнә Әмирдә инде киләсе зур чарага әзерләнәләр - апрельнең беренче ялларында сөлге җыю бәйрәмен ничек кызыграк үткәрү турында уйланалар. Бу - элеккеге йола авылда, шөкер, һаман саклана. Никрут егетләрнең җырлары әзер, әмма гармун проблемасы бар. Ни гаҗәп, клубта ни гармун, ни баян юк, микрофоннар яраксыз, музыкаль үзәк искергән икән. Болары инде җитәкчеләр кайгыртырга тиешле, кулдан килерлек эш. Ә халык сәхнәдән бизмәгән ул, аңа бәйрәмнәр, тере аралашу гел кирәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Бәйрәмнән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр