Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кечкенә авылның зур вакыйгасы

Яшәүче поселогында быел да, инде дүртенче тапкыр, "Авыл көне"н зурлап үткәрделәр. Нәкъ дүрт ел элек Яшәүче, халык телендә Әшәлче дип йөртелүче авыл гөр килеп үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шуннан бирле ел саен биредә авылның "туган көне"нә җыелалар. Июль аеның беренче шимбәсендә Әшәлчәнең һәр йортына диярлек кунаклар кайтты. Сүз...

Яшәүче поселогында быел да, инде дүртенче тапкыр, "Авыл көне"н зурлап үткәрделәр.

Нәкъ дүрт ел элек Яшәүче, халык телендә Әшәлче дип йөртелүче авыл гөр килеп үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шуннан бирле ел саен биредә авылның "туган көне"нә җыелалар.
Июль аеның беренче шимбәсендә Әшәлчәнең һәр йортына диярлек кунаклар кайтты. Сүз уңаеннан, бүген биредә 40лап якын йортта 100гә якын кеше яши.
Дөрес, буш йортлар да күп күренә.
Кечкенә авылда халык бик дус яши. "Безнең һәр йортның кайгысы да, шатлыгы да уртак",- диләр яшәүчеләр. Шулай булмаса авыл көнен дә оешкан төстә үткәреп булмас иде.
- Рәхмәт якташларга. Берсүзсез безнең тәкъдимне хупладылар,- ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Илшат Харисов. - Шәмсулла һәм Шамил Касыймуллиннар, Фәрит Гатин, Рөстәм Минһаҗев, Фәрит Якупов, Ирек Ашрапов, бертуган Харисовлар, Мохтар Кәримов, Илфат Шәйдуллин, Динар Сәлимов һәм башкалар ярдәме белән бүген шундый матур бәйрәм ясый алдык.
... Авылдан читтәрәк урнашкан болынлыкта, матур итеп бизәлгән мәйданга халык шактый күп җыелды. Күренеп тора, күпчелеге читтән кайтучылар. Казаннан килгән алып баручы - Альбина Нурмөхәммәтовага халыкны мәйданга кат-кат чакырырга туры килде. Нишлисең, авыл бәйрәме ул бит әле озак еллар күрешмәгән авылдашларның очрашу урыны да.
- Кайчандыр авылда тормыш "кайнап" торды,- ди 76 яшен тутырган Сәфүрә әби Сәлманова. - Монда фермалар, амбарлар төзелгән иде. Һәр йортта 5-6 бала үсте. Халык суган үстерү белән шөгыльләнде. Шул елларны матур-матур йортлар да төзүчеләр күп булды. Без дә суганны күп үстерә идек. Бер елны аны 6 тонна ярым саттык.
Гомумән, Яшәүчедә уңган халык гомер итә. Кайчандыр монда һәр йортта диярлек киез итек басканнар.
- Авылымны бик яратам, ул бит бик матур җирдә урнашкан. Гомер буе читтә яшәп тә, лаеклы ялга чыккач, монда йорт салып, күчеп кайттык,- ди Фаил абый Мортазин.
Бәйрәмне башлап, поселокта туып үскән, бүген Әлмәттә яшәүче яшь җырчы Алсугөл Шиһапова Яшәүчегә багышланган җыр башкарды. Тантанада авыл үзешчәннәре дә, читтән килгән артистлар да чыгыш ясады. Атлар узышы да, көрәш тә, капчык сугышы, катыктан акча эзләү һәм башкалары да булды.
Бәйгеләрдә балалар гына түгел, өлкәнрәкләр дә актив катнашты. Һәм беркем дә бүләксез калмады. Иң зур бүләккә - тәкә һәм суыткычка авылның беренче батыры Илгизәр Харисов лаек булды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр