Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Балалар шатланып яшәсен

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган бәйрәмгә йөзләгән кеше җыелды. Моңа гаҗәпләнәсе түгел: җәйге каникуллар да нәкъ бүген башлангач, икеләтә бәйрәм итәргә мөмкин. 1 июньдә булган бу бәйрәмне Чирмешәндә беренче тапкыр шулай зурлап үткәрделәр. Балаларга да, әти-әниләргә дә, әби-бабайларга да күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнгән. Көнозын диярлек...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган бәйрәмгә йөзләгән кеше җыелды. Моңа гаҗәпләнәсе түгел: җәйге каникуллар да нәкъ бүген башлангач, икеләтә бәйрәм итәргә мөмкин.

1 июньдә булган бу бәйрәмне Чирмешәндә беренче тапкыр шулай зурлап үткәрделәр. Балаларга да, әти-әниләргә дә, әби-бабайларга да күңелсез булмасын өчен барысы да эшләнгән. Көнозын диярлек бәйрәм чаралары бер-берсен алыштырып торды.
Яшьләр мәйданчыгына балалар иртән үк агыла башлады. Чирмешәнлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр. Әмир башлангыч мәктәбе укучылары да укытучы апалары белән район үзәгенә иртүк төшкәннәр.
-Башта китапханәне карап чыктык. Аннан соң монда оештырылган концертны карадык, - ди 4 класс укучысы Фаяз Нуретдинов. - Безгә бик ошый, бик кызык.
Яшьләр мәйданчыгында балалар катнашында җырлы-биюле тамаша булды. Күл янындагы балалар мәйданчыгы сәхнәсендә дә концерт куйдылар, биредә район үзәгендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Балалар өчен конкурслар, уеннар да оештырылды. Нәниләр бу чараларда бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.
-Кичә бездә дә балалар өчен бәйрәм булды,- ди Иске Элмәледән килгән Ксюша Колесникова. -Концерт та карадык, велосипедта узыштылар, волейбол уйнадылар. Монда да миңа бик ошый, яхшы оештырганнар.
-Без районга, бу бәйрәмгә, беренче тапкыр килдек,- дип кушылды әңгәмәгә Ксюшаның әнисе Марина. - Оештыручыларга рәхмәт, балалар белән рәхәтләнеп ял итәбез.
Сүз уңаеннан, майның соңгы көнендә һәр авылда диярлек балалар өчен бәйрәм чаралары үтте.
Күл тирәсендә дә балалар өчен төрле аттракционнар оештырганнар. Авыл җирлекләре бизәгән өйчекләрдә сабыйларны тәм-томнар белән сыйладылар. Ризыклардан өлкәннәр дә авыз итте.
-Бәйрәмгә дистәләрчә гаиләдә тәрбияләнүче ятим балаларны да чакырдык, - ди опека һәм попечительлек бүлеге белгече Флера Рәхимҗанова. - Алар өчен китапханәдә чара оештырдылар, рәсемнәр конкурсы да үткәрдек, соңыннан бассейнга да алып барабыз.
Бәйрәм барышында Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның ярдәмчесе алты балага "Юность" ял лагерына юлламалар тапшырды.
-Кайчандыр бу күл Чирмешәндә иң ямьсез урыннарның берсе иде,- ди 30 ел балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Мәрьям апа Гафурова. - Ә хәзер монда ял итү өчен искиткеч матур урын ясаганнар. Балалар өчен дә бүген бик күркәм бәйрәм оештырганнар. Без, олы яшьтә булсак та, бәйрәм карап рәхәтләнеп ял иттек. Дөньялар гына тыныч булсын. Балаларыбыз гел шулай шатланып яшәсен.
Автор фотолары.
Бәйрәмнән фоторепортаж "ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯСЫ" бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Бәйрәмнәр

2
X