Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Балаларга – бүләк, әти-әниләргә – яхшы кәеф

Чирмешәндә, яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданга, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чарага йөзләгән кеше җыелды. Башка еллар белән чагыштырганда, быел бәйрәм күпкә җанлырак, кызыграк үтте. - Безнең бу бәйрәмне калдырганыбыз юк. Ел да балалар белән чыгабыз,- ди Чирмешәндә яшәүче Андрей Султанов. (Бүген дә ул өч баласын алып килгән...

Чирмешәндә, яшьләрнең ял итү үзәге каршындагы мәйданга, халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган чарага йөзләгән кеше җыелды. Башка еллар белән чагыштырганда, быел бәйрәм күпкә җанлырак, кызыграк үтте.


- Безнең бу бәйрәмне калдырганыбыз юк. Ел да балалар белән чыгабыз,- ди Чирмешәндә яшәүче Андрей Султанов. (Бүген дә ул өч баласын алып килгән иде). - Алар аны көтеп алалар. Бергә рәхәтләнеп ял итәбез, уеннарда, конкурсларда катнашабыз.

- Султановларның кызлары Даша бүгенге концертта чыгыш та ясады, бик матур итеп җырлады.

Гомумән, балалар көче белән әзерләнгән концерт ошамаслык түгел иде. Кечкенә артистларыбыз бик тырыштылар. Тамашачылар да алкышларны кызганмады.

Берәүләр үзләрен сәхнәдә сынап караса, башкалар уен мәйданчыкларында үз осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйрәмдә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, туган як тарихы музее, янгын часте, социаль яклау бүлеге, балалар китапханәсе, мәктәптән тыш эш үзәге балалар өчен махсус мәйданчыклар оештырганнар иде.

- Миңа бәйрәм бик ошады. Концерт та матур булды, уеннар да кызык,- ди Иске Кадидан Айгөл Гарифуллина. Ул Чирмешәнгә аны тәрбиягә алган Фәния Гамируллина белән килгән.

Бүгенге чарага балаларны тәрбиягә алган барлык гаиләләрне дә чакырганнар.

Сүз уңаеннан, бүген районда 24 гаиләдә тәрбиягә алынган 46 бала яши. Девичья Полянада яшәүче Юлия Якимова да шундый алган җиде баласы белән килгән.

- Без монда беренче тапкыр гына. Балаларга бик ошады,- ди Юлия Георгиевна. - Күрәсез, төрлесе төрле якка таралды. Әле соңыннан бассейнга да чакырдылар. Бушлай аш та ашаттылар. Балаларыбызны шулай сөендергәннәре өчен, оештыручыларга рәхмәт.

Бәйрәмне оештыручылар бүләкләрне дә кызганмадылар, һәр бала диярлек бүләк иясе булды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр