Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәнлеләр Раштуага әзерләнәләр

7 январьда Чирмешәндә яшәүче Герасимовлар гаиләсендә ике бәйрәм бергә туры килә: Раштуа һәм хуҗабикә Венера Валентиновнаның туган көне. -Минем туган көнем 5 январьда. Ләкин без аны 7сендә, Раштуа бәйрәмендә үткәрәбез, - ди Венера Герасимова. Раштуа - Иисус Христосның туган көне чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар...

7 январьда Чирмешәндә яшәүче Герасимовлар гаиләсендә ике бәйрәм бергә туры килә: Раштуа һәм хуҗабикә Венера Валентиновнаның туган көне.

-Минем туган көнем 5 январьда. Ләкин без аны 7сендә, Раштуа бәйрәмендә үткәрәбез, - ди Венера Герасимова.
Раштуа - Иисус Христосның туган көне чиркәү тарафыннан дүртенче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Раштуа алдыннан христианнар 40 көн буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән генә туклана. 6 январь көнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә - мунча ягыла, өй җыештырыла.
-Раштуа алдыннан безнең урам балалары йорттан-йортка йөреп раштуа җырлары башкаралар, - ди әңгәмәдәшем. - Безнең балалар да кечкенә чакларында шулай "колядовать" итеп йөриләр иде. Ә өй хуҗалары төрле күчтәнәчләр, акча бирәләр. Кызларым шул акчага минем туган көнемә бүләк алалар иде.
Раштуа көнне йортларда шәм кабызырга, диләр. Шәмнәрнең яктылыгы һәм исе торакны һәм күңелне чистарта, уңай энергия бирә дип ышаналар. Шәм яндырганда теләкләр әйтелә, исәнлек-саулык, иминлек сорала. Раштуа бәйрәме - гаилә бәйрәме, ул туганнар, якыннар белән мул табыннар артында узарга тиеш.
Герасимовлар да бу көнне өстәл көйлиләр.
-Нигездә, итле ризыклар әзерлим. Курник, яисә безнеңчә, чувашча әйткәнчә, хуплу да пешерәм, - ди Венера Валентиновна. - Чәй янына берәр камыр ризыгы әзерлим. Безнең балалар, оныклар каймакка изгән камырдан вак җәймәләрне бик яраталар. Мин аңа бераз шикәр комы, чәй содасы өстим, майда кыздырып алам.
Сүз уңаеннан, Валентина Герасимова бер ел элек лаеклы ялга чыккан. Әмма әле эштән туктамаган, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең администраторы вазыйфаларын башкара. Буш вакытларында район мәдәният йорты каршындагы "Ветеран" ансамблена да йөри, аның составында концертларда чыгыш ясый. Ул ансамбльда иң яше. Һөнәре буенча тегүче, Венера ханым бәйләргә, тегәргә һәм чигәргә ярата.
Раштуадан соң кунакка йөрешүләр, кич утырулар, аулак өй ясаулар, йөзек салышлар һәм башка төрле уеннар, күңел ачулар башлана. Күпләр бу изге көннәрне элек тә тыныч кына, дини кануннарга тугрылыклы булып үткәргән. Йорттан-йортка йөреп Христосны данлаганнар, аңа карата махсус сүзләр әйткәннәр, күңелле ял иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Бәйрәмнәр районный совет Венера