Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырларны буш итмәделәр

8нче июнь көнне, районыбызның татар авылларында Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмебезне үткәрешергә урындагы хакимияткә игелекле иганәчеләребез нык булышкан. Уеннарда катнашучыларга, көрәшчеләргә саллы бүләкләр алар исеменнән дә шактый әзерләнгән иде. Лашман Сабан туенда баш батыр Рифат Талиповка төсле зур телевизор һәм тәкә биргәннәр. Әле мәктәп укучысы гына булган яшь көрәшчегә бу...

8нче июнь көнне, районыбызның татар авылларында Сабан туйлары гөрләде. Милли бәйрәмебезне үткәрешергә урындагы хакимияткә игелекле иганәчеләребез нык булышкан. Уеннарда катнашучыларга, көрәшчеләргә саллы бүләкләр алар исеменнән дә шактый әзерләнгән иде.


Лашман Сабан туенда баш батыр Рифат Талиповка төсле зур телевизор һәм тәкә биргәннәр. Әле мәктәп укучысы гына булган яшь көрәшчегә бу - зур дәрәҗә.

Бәркәтәдә үткән бәйрәмдә көрәшчеләр арасында җиңү яулаган чирмешәнле Фәнис Гафиев та төсле телевизор иясе. Читтә яшәүче авылдашлары Фәнил Мөхәммәтҗанов әлеге бүләкне, батырга дип, махсус алып кайткан. Әлеге авылда Сабан туен уздырыршырга Мәхмүт Гатин, Әсхәт Шараповлар аеруча нык булышкан. Ә көрәшчеләр арасында Наил Хәертдинов шәкертләре күп ди. Димәк, батырлар үзләрендә үсә.

Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә дә абсолют батыр булып Туймәт егете Илнар Кәримов калган, алардан ике суыткыч, ике тәкә алып кайткан. Илнар район Сабан туенда да җиңеп, тәкә һәм суыткыч белән бүләкләнде. Иске Үтәмештә бәйрәмне үткәрешергә читтәге авылдашлары Ринат Харисов ярдәм итсә, Урманастында Хәбир Хәсәнов - төп иганәчеләрнең берсе. Соңгысына, бәйрәмгә Илсөя Бәдретдинова да килгән. Популяр җырчыны Түбән Чегодай эшмәкәрләре дә авыл Сабан туена чакырды. Әлеге авылда батыр калган Илзәр Закировка микродулкынлы мич, тәкә дә - алар бүләге.

Якташыбыз, җырчы Искәндәр Биктаһиров Сабан туенда үтәмешлеләрнең күңелен күтәргән.

Югары Кәминкә Сабан туенда Рәзил Хөснуллин көрәштә бар көндәшләрен дә аркаларына салган. Оештыручылар, әле мәктәп укучысы гына булган авылдашларын микродулкынлы мич һәм тәкә белән бүләкләгәннәр. Кара Чишмәдә дә көрәштә яшь егет җиңгән. Быел мәктәпне тәмамлаган, Түбән Кәминкә егете Рәзиф Гыйрфановка тәкә биргәннәр. Студент Булат Мортазин исә үз авылы Сабан туенда - Туймәттә баш батыр. Аш сервисы, тәкә - аның көрәшеп алган бүләкләре.

Иске Кадида көрәштә Чирмешән егете Ренат Бәдретдинов барысыннан да өстен булып чыккан. Аңа суыткыч биргәннәр.

Кармышта баш батыр - Динар Гатиятов. Ул Түбән Камадан. Ул әтисе, шушы авыл егете, Фәгыйль Гатиятов Сабан туенда көрәш һәм ат чабышларының төп иганәчесе. Ул алып кайткан төсле телевизор улына "эләкте". Динар тәкә белән дә бүләкләнгән.

Марат Гомәров.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Бәйрәмнәр