Бәйрәмнәр тег белән яңалыклар
-
Чирмешәндә төрле милләт халкы концертта очрашты
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Яшьләрнең ял итү үзәгендә бәйрәм концерты үтте. Әлеге концертта район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе коллективлары, район үзешчәннәре катнашты. Чарага килгән халык ике сәгать дәвамында татар, рус, чуваш телендә һәм башка халыклар җырларын тыңлап, төрле милләт биюләрен карады. Бу концерт күпмилләтле районыбыз халкын тагын да берләштерде,...
-
Ноябрьдә ничә көн ял итәчәгебез билгеле
Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан кануны буенча, 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора. 3 һәм 5...
-
Якты Тауда Өлкәннәр көне уңаеннан Коръән ашы оештырылды
Өлкәннәр көне уңаеннан авылның пенсиядәге әби-бабайларын Якты Тау мәдәният йортына җыеп кунак иттеләр - коръән ашы уздырдылар. Әлеге бәйрәмгә күрше авылардан да кунаклар чакырылган. Коръән ашында Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хабир хәзрәт Ханов һәм аның ярдәмчесе дә катнашкан, алар коръән аятләре укыган, вәгазь дә сөйләгәннәр. Авылда пенсия яшендәге 66 кеше яши....
-
Чирмешәндә өлкән буын вәкилләрен олыладылар
Быел да, матур традиция буенча, Өлкәннәр көне уңаеннан 100 райондашыбызны, яшьлекләрендә районыбыз икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны "Шатлык" ашханәсенә чакырып кунак иттеләр. -Сез без яхшы яшәсен өчен тырышкан, күп авырлыклар күргән буын. Рәхмәт яусын, - диде район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина бәйрәмгә килүчеләрне котлап. - Өлкәннәр көне сезнең яшегезне...
-
Чирмешәндә Парклар һәм скверлар көне (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Чирмешәндә Рамазан бәйрәме үтте
Ураза гаетеннән соң, Чирмешән стадионында уздырылган мөселман Сабан туенда Лашман егете Зөлфәт Зиннуров абсолют батыр булып калды, аңа сарык бирделәр. Мондый Сабан туй районда инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Башка еллардагы кебек үк быел да ул Коръән аятьләре, дога һәм үгет - нәсыйхәтләр уку белән башланды. Казаннан килгән хөрмәтле кунак...
-
12 июнь – Россия көне
Илебез халкы бу бәйрәмгә дә күнекте, аны күтәренке күңел белән билгеләп үтәләр. Бер үк вакытта үткәнебезне, башкарылган эшләрне бәялибез, киләчәккә план корабыз. Шөкер, бүген Россиядә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе башка бик күп илләр белән чагыштырганда да начар түгел. Күпчелек яраткан хезмәтендә көч куя, вакытында хак ала. Уңайлыклар, күреп торабыз, арта бара. Кибетләрдә...
-
Чирмешәнлеләр Сабан туйларында көч сынашты
2015нче елның язгы кыр эшләре йомгаклары буенча "Сөлчә" җәмгыяте районда беренче дип табылды. "Чирмешән АГРО" механизаторы Александр Беззубов - кыр батыры. Көрәштә Илнар Кәримов (Туймәт) инде дүртенче тапкыр абсолют батыр. Район Сабан туенда аларга һәм башка бик күп алдынгыларга, осталарга алкышларны кызганмадылар. Гомумән, купшы итеп бизәлгән зур, уңайлы стадионыбызда, мәйдан...
-
Чирмешәндә сабантуй ФОТОРЕПОРТАЖ
Автор фотолары.
-
Сабантуйга Чирмешәнгә килегез!
Авылларда милли бәйрәмебезне уздыру чыгымнарын бүген нигездә иганәчеләр күтәрә. Колхозлар таркалгач, Сабан туйларын оештыруга авыл җирлекләре алынды. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, "авыл советлары"ннан әйтүләренчә, әлеге бәйрәмне үткәрү өчен иганәчеләр табу елдан-ел кыенлаша бара. Артык акча кемдә бар? Алай да, барыбер, игелекле, авыл җанлы якташларыбыз ел да табылып тора үзе....
-
1 нче Чирмешән мәктәбендә “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Чирмешәндә “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәме узды ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
-
Тукайны олыладык
Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге белән бергә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен безнең районда зурлап билгеләп үттеләр. Зур әдипнең тууына 129 ел булган көннәрдә Яшьләрнең ял итү үзәгендә оештырылган шигърият бәйрәменә район мәктәпләреннән, мәдәният йортларыннан 300ләп кеше җыелды. Бөек Тукаебыз кыска гына гомерендә дә йөзләгән шигырь, әкият иҗат итәргә өлгергән. Менә...
-
Май бәйрәмнәрендә чирмешәнлеләр дә 7 көн ял итә
Быел Май бәйрәмнәрендә 7 көн - 1,2,3,4,9,10,11 майларда ял итәчәкбез. Шулай итеп, 1-11 май көннәрендә нибары 4 эш көне булачак - 5,6,7,8 майларда.
-
Чирмешәндә Нәүрүзбикә ботка һәм пылау белән дә сыйлады (+ФОТО)
Чирмешәндә үткән Нәүрүз бәйрәмендә Кыш бабайны да сәхнәгә чакырдылар. Яз сәламен алып килгән Нәүрүзбикә белән алар очып-очып биеделәр. Билгеле, Яшьләр мәйданындагы тамашада район авылларыннан чакырылган үзешчән артистлар да чыгыш ясады. -Бәйрәмдә татар авылларыннан, барлык мәдәният йортларыннан һәм клублардан да катнашалар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. Нәүрүзне караучылар...