Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән Боз сараенда оста волейболчылар эшли

Район мәдәният йорты спорт залында ир-егетләр арасында үткән волейбол ярышларында Боз сарае командасы - җиңүче. Бәйгедә тугыз команда көч сынашты. Районыбыз оешмалары, авыл җирлекләре спортчылары катнашындагы әлеге алышта ивашкинолылар - икенче, ә район электр челтәрләре спортчылары өченче урын иясе. Быелгы бу ярышларда Боз сарае командасыннан Раил Сөләйманов, электр челтәрләреннән Юрий...

Район мәдәният йорты спорт залында ир-егетләр арасында үткән волейбол ярышларында Боз сарае командасы - җиңүче. Бәйгедә тугыз команда көч сынашты.

Районыбыз оешмалары, авыл җирлекләре спортчылары катнашындагы әлеге алышта ивашкинолылар - икенче, ә район электр челтәрләре спортчылары өченче урын иясе.
Быелгы бу ярышларда Боз сарае командасыннан Раил Сөләйманов, электр челтәрләреннән Юрий Марков, Ивашкино авыл җирлегеннән Денис Иванов иң оста уенчылар буларак танылдылар.
Иң җитез командаларны һәм уенчыларны грамоталар, кубокларга һәм бүләкләр биреп билгеләп үттеләр.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы волейбол буенча бәйге Район ярышлар