Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мөшбикә мәчете кубогы Чирмешәндә калды

Боз сараенда мөселман яшьләре арасында, район үзәгендә төзелеп килүче Мөшбикә мәчете кубогына районара хоккей ярышларында чирмешәнлеләрдән дә җитезләр булмады - алар беренче. Боз хуҗаларыннан азга гына калышып, Яр Чаллы командасы - икенче, Алабуга хоккейчылары өченче булдылар. Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил...

Боз сараенда мөселман яшьләре арасында, район үзәгендә төзелеп килүче Мөшбикә мәчете кубогына районара хоккей ярышларында чирмешәнлеләрдән дә җитезләр булмады - алар беренче.

Боз хуҗаларыннан азга гына калышып, Яр Чаллы командасы - икенче, Алабуга хоккейчылары өченче булдылар.
Җиңүче командаларга кубоклар, медальләр, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, - ди Чирмешән мәчете имамы Рамил хәзрәт Ибраһимов. - Призлы урыннар яуламасалар да, калган командалар уенчылары да бүләксез калмадылар.
Ярышларда барлыгы җиде район (Казан, Алабуга, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Чирмешән) яшьләре катнашты.
Чирмешән командасыннан Алексей Лонский - "Иң яхшы капкачы", Казаннан Марат Ибраһимов "Иң яхшы һөҗүмче" булып танылдылар. Чирмешәннән Рамил Баһаутдинов тамашачы симпатиясе яулады.
Әлеге күләмле, җитди ярышны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Диния нәзәрәте мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Ул үзенең чыгышында мондый спорт уеннары милләтләр арасындагы дуслыкны ныгытуын, яшьләребезнең дингә тартылуына ярдәм итүен билгеләп үтте. Мондый чараларда чирмешәнлеләрнең активлашуын да ассызыклады.
Ярышларның положениесе буенча уенчыларның мөселман булуы шарт түгел. Бу төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны ныгыту өчен шулай уйланылган.
Шулай да ярышларда катнашучыларның 80 процент чамасы намаз укучы яшьләр булуы куанычлы, - ди Рәмил хәзрәт Ибраһимов. - Алар алка да кудылар, вакытында намазларын да укыдылар. Кунакларыбызны мәчеттә кайнар ашлар белән дә сыйладык. Бу бәйгенең барлык чыгымнарын Чирмешәннең Амур ягында мәчет төзетүче бертуган Әгъләмовлар күтәрде, рәхмәт аларга.
Безне Чирмешәндә бик җылы кабул иттеләр, барлык командалар да көчле, өченче урынны яулавыбызга без бик шат, - ди Алабуга командасын җитәкләп килгән шәһәр мәчете имамы, мөхтәсиб ярдәмчесе Фәннур хәзрәт Кәримов. - Алабугада мөселманнар бик күп булмаса да, алар арасында дингә тартылучы яшьләребез аз түгел. Без мөселман яшьләреннән хоккей командасы тупладык, үзем дә уйныйм, атнага бер көн күнегүләргә йөрибез, дин эшләренә дә вакыт кала.
Бу сүзләрне Алабуга командасы уенчысы, 6 яшьтән үк алка куучы Вадим Мироваев та куәтләде. Аның әтисе - керәшен, әнисе татар. Ул мәчеткә намазга йөри икән, татар телен дә бик яхшы белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мөшбикә мәчете хоккей