Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Милләтләр кроссы“нда Чирмешәннән Фоминнар гаиләсе финишка беренче килде

Чирмешәндә узган "Милләтләр кроссы - 2015" бәйгесендә Чирмешәннән Фоминнар гаиләсе финишка беренче килде. Сосновкада яшәүче Тимирясовлар - икенче, Ульяновкадан Суминнар өченче урында. Район Сабан туе уза торган стадионда оештырылган йөгерү ярышларында быел 300гә якын кеше катнашты. Елдагыча, мәктәп коллективлары актив булды. Аеруча 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләреннән, Чирмешән лицееннан, Ульяновка,...

Чирмешәндә узган "Милләтләр кроссы - 2015" бәйгесендә Чирмешәннән Фоминнар гаиләсе финишка беренче килде. Сосновкада яшәүче Тимирясовлар - икенче, Ульяновкадан Суминнар өченче урында.

Район Сабан туе уза торган стадионда оештырылган йөгерү ярышларында быел 300гә якын кеше катнашты. Елдагыча, мәктәп коллективлары актив булды. Аеруча 1нче һәм 2нче Чирмешән мәктәпләреннән, Чирмешән лицееннан, Ульяновка, Иске Элмәле, Иске Кади, Иске Котыш, Лашман, Бәркәтә мәктәпләреннән стартка чыгучылар күп.
Оешмалар арасында "Ландыш" балалар бакчасы (Чирмешән), физкультура - сәламәтләндерү үзәге, балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, хәрби комиссариат бүлеге коллективлары актив катнаштылар.
Йөгерүчеләрнең иң яше - 7 яшьлек Данил Гарифуллин Югары Кармалкадан, ә иң олысы, спорт сөючеләргә яхшы таныш 67 яшьлек Геннадий Епифанов Шенталадан килгән иде. Сүз уңаеннан, чаңгы ярышларында да призлы урыннар яулаучы күршебез бүген дә өлкәннәр төркемендә өченче урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында бу төркемдә бернче урынны Югары Кармалкадан 56 яшьлек Татьяна Богомолова яулады.
Гомумән, катнашучылар тугыз төркемдә көч сынаштылар, дистанцияләр 500 метрдан 2000 метрга кадәр иде. Мәктәп укучылары арасында Иске Элмәледән Ксения Колесникова, Виктория Рябкова, Игорь Захаров, Ульяновкадан Виктория Сумина, Евгений Рыбкин, Иске Котыштан Евгений Шохин финишка беренче килделәр.
-Мин баскетбол, футбол уйнарга яратам, кышын чаңгыда йөрим, җәй көне йөгерәм, - ди 6нчы класс укучысы Ксения Колесникова. - Без гаиләбез белән спорт белән шөгыльләнәбез. Менә бүген әнием дә, абыем да бу ярышларда катнаша.
ВИП - йөгерүдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасыры Марат Әһлиуллинга тиңнәр булмады, хатын - кызлар арасында бу төркемдә яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова дистанцияне беренче узды.
18дән 54 яшькә кадәр ярышларда катнашучылар өч төркемгә бүленеп көч сынашты. Алар арасында Ульяновкадан Гөлназ Каюмова, Михаил Тимирясов, Иске Элмәледән Марина Колесникова, Сергей Захаров, Түбән Кармалкадан Ирина Парамонова, кадет мәктәп-интернатыннан Петр Захаров спорт белән дус икәнлекләрен раслап, җиңү яуладылар.
Ярышлардан фоторепортаж: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/7140-chirmeshәndә-"millәtlәr-krossyi-2015"-uzdyi-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы финиш