Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман Кубогы Мөслимгә китте

Шушы авыл җирлеге Советы үз бүләкләренә оештырган бәйгедә Алексеевск, Яңа Чишмә, Мөслим һәм Чирмешән районнары командалары көч сынашып, су дистанцияләрен 80ләп яшь спортчы узды. Лашман мәктәбе бассейнында узган әлеге бәйгедә район данын яклаучылар - гадәттәгечә, Лашман мәктәбе һәм Чирмешән лицее укучылары. Читтән килгән көндәшләр көчле, бигрәк тә мөслимлеләр -"каты чикләвек"...

Шушы авыл җирлеге Советы үз бүләкләренә оештырган бәйгедә Алексеевск, Яңа Чишмә, Мөслим һәм Чирмешән районнары командалары көч сынашып, су дистанцияләрен 80ләп яшь спортчы узды.

Лашман мәктәбе бассейнында узган әлеге бәйгедә район данын яклаучылар - гадәттәгечә, Лашман мәктәбе һәм Чирмешән лицее укучылары. Читтән килгән көндәшләр көчле, бигрәк тә мөслимлеләр -"каты чикләвек" икән. Карап торсаң, араларында телевизорда күрсәтелүче зур ярышлардагы саллы спортчылардай, балык кебек, бик "ансат" йөзүчеләре бар. Ныклы күнегүләр үткәрмәсәң, алар белән җиңел генә алышам димә дә.
-Без бассейнга атнасына өч, кайвакыт хәтта дүртәр тапкыр ук киләбез,- диләр Лашман мәктәбе укучылары Ләйлә Зөфәрова һәм Лена Ерошкиналар.- Йөзгәндә, иң мөһиме - барысын да укытучы өйрәткәнчә эшләргә кирәк, суны эләктереп ишә белергә, су куыклары чыгармыйча, чапылдамыйча йөзәргә кирәк. Суның өстендә тын алып, аны су астында чыгарырга, күнегүләрдән кайткач лимонлы чәй эчәргә. Тренерыбыз Фаиз абый Билалов безне шулайрак өйрәтә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Лашман мәктәбендә үткән ярышларда күп дистанцияләрдә Мөслим йөзүчеләре өстен булып чыкты. Яңа Чишмә районы егетләре дә, күз тимәсен - осталар. Ә безнекеләрдән, 50 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә кызлар арасында Елена Ерошкина, яшүсмерләрдән Равил Миһманов - өченче урын ияләре.
Брасста (50 метрга) Аидина Ихсанова - икенче, 100 метрга брасста Айнур Сәмигуллов һәм Инсаф Дәүләтшиннар призлы урында. Ришат Гайсинның 50 метрлы дистанциядә - (ирекле стильдә) өченче күрсәткеч. 50 метрга чалкан ятып йөзгән Илшат Шәйхетдинов финишка беренче килде. Аидина Ихсанова 100 метрга брасста да өченче призлы урын алды. Айнур Сәмигуллов брасста 50 метрны иң тиз узучы булып танылды. Бу төрдә Равил Миһманов - икенче.
100 метрга чалкан ятып йөзеп, Ләйлә Нуретдинова - икенче, Гадел Ибәтуллин өченче урын ияләре булдылар.
100 метрга ирекле стильдә дә йөзеп, Елена Ерошкина, Ләйлә Зөфәрова, Ришат Гайсин, Айрат Шәйхетдинов призлы урын ияләре буларак, медаль һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә төп Кубокны Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов ярышның җиңүчеләренә - мөслимлеләргә тапшырды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман кубок Мөслим