Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман егете укны Дипломга “тидергән“

Лашман мәктәбенең 8нче класс укучысы Рәсим Вафин Тольяттидан Диплом һәм кубок алып кайтты. Рәсим әлеге шәһәрдә җәядән ату буенча федерация призларына төбәк турнирында катнашып, 21 яшькә кадәрге үсмерләр төркемендә беренче урынны яулаган. -Әлеге, Идел буе республикаларыннан, өлкәләрдән җыелган командалар булган ачык турнирда безнең берничә спортчыбыз Татарстан данын яулады дип була,...

Лашман мәктәбенең 8нче класс укучысы Рәсим Вафин Тольяттидан Диплом һәм кубок алып кайтты.

Рәсим әлеге шәһәрдә җәядән ату буенча федерация призларына төбәк турнирында катнашып, 21 яшькә кадәрге үсмерләр төркемендә беренче урынны яулаган.
-Әлеге, Идел буе республикаларыннан, өлкәләрдән җыелган командалар булган ачык турнирда безнең берничә спортчыбыз Татарстан данын яулады дип була, - ди Вафинның тренеры Фаиз Билалов. - Рәсим җәядән ату буенча бер ел гына шөгыльләнә, шуңа күрә бу уңышы - зур казаныш.
Рәсим Вафин 50 һәм 30 метр комбинациядә, башкалар кебек үк, 72 ук аткан. Нәтиҗәсе раславынча, мишеньнәргә төз аткан.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы лашман укчылар

2
X